Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лайк һәм репост өчен төрмәгә эләгергә була


Русия думасы җинаять кодексына экстремизмга матди һәм башка ярдәм күрсәтү өчен җаваплылык каралган яңа маддә өстәде. Русиядә интернетны чикләү тагын да көчәя.

Русия дәүләт думасы экстремизм белән көрәшү юлында тагын бер адым ясады. Җинаять кодексына кертелгән яңа маддәдә экстремизмга матди һәм башка ярдәм күрсәтү өчен җаваплылык каралган.

Экстремист оешмаларга матди ярдәм күрсәткән өчен 300дән алып 500 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар. Җинаять вазифаны кулланып кылынган икән, алты ел төрмәгә дә утырырга була.

Интернет куллануга карата да яңа чикләүләр кертелгән. Хәзердән челтәрдә экстремистик материаллар таратучыларга да җаваплылык каралган. Урнаштыру гына түгел, хәтта репост ясау һәм лайк кую да моңа керәчәк.

Интернетта ачыктан-ачык экстремизмга чакыру өчен мәҗбүри эшләр белән җәзаландырырга яки иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Танылган 282 маддәгә (“нәфрәт тудыру яки төрле билгеләр буенча кешене кимсетү") дә яңалыклар кертелгән: шул ук җинаятьне интернет битләрендә кылсаң бу маддәгә эләгәсең.

Яңа канунга карата блогерлар каршылык белдерә. Алар фикеренчә, яңалык һәркемгә түгел, ә билгеле кешеләргә карата гына кулланылырга тиеш. Ягъни, канун уңайсыз блогерлар белән көрәшү коралы буларак уйланылган булырга мөмкин, диләр алар.

Әлеге яңалык интернетта “экстремизм” белән көрәшүнең беренче очрагы түгел. Хәер, моннан соң хакимиятләргә төрле уңайсыз блогерлар белән эш алып бару җиңелрәк булыр.

Соңгы вакытта булган интернет-активистларны эзәрлекләү очраклары исә мулдан. Менә аларның берничәсе:

2014 елның 23 маенда Казан ватандашлар берлеге җитәкчеләренең берсе Борис Бегаевка интернетта “Бердәм Русия” һәм Путинны тәнкыйтьләгән видео урнаштырган өчен экстремизмда гаепләү белдерелде.

2014 елның 14 маенда Чиләбедә яшәгән “Демократический выбор” партиясе әгъзасына карата “Правый сектор” мөрәҗәгатен репостлаган өчен җинаять эше ачылды.

2014 елның 9 январендә популяр блогер Сергей Мухамедов белдергәнчә, аны Сочи олимпиадасын тәнкыйтьләгән өчен экстремизм белән көрәшү бүлеге хезмәткәрләре килеп тикшергән.

XS
SM
MD
LG