25 июньдә Кырым инженер-педагогик университетында ярымутрауда яшәүче татар хатын-кызларының беренче республика конференциясе үтә. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, аның темасы: «Кырымда татар хатын-кызларының актуаль проблемалары».
«Хатын-кызлар көн үзәгендә торган мәсьәләләрне барлап, чишү юллары эзләү белән мәшгуль булачак», ди конгресс сәхифәсе.