Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты атамасы мәсьәләсен депутатлар көзгә караячак


Татарстан президенты атамасына бәйле республика Конституциясенә үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк. Татарстан дәүләт шурасы комитет башлыгы Шакир Яһудин әйтүенчә, республика җитәкчесе атамасын үзгәртүгә бәйле төрле фикерләр килә һәм шуның берсе «бабай» икән.

«Эшче төркем федераль һәм халыкара хокук нормаларына каршы килерлек булмасын өчен бу мәсьәләне юридик һәм конституцион ягын тикшерә. Президент атамасы урынына массакүләм мәгълүмат чараларында төрле исемнәр тәкъдим ителә, шулай ук халыктан хатлар килә. Шуның берсе «Татарстан бабае» дип яза «Бизнес Online».

Күптән түгел депутат Рафаил Хәкимов Азатлыкка Татарстанда президент атамасы шул килеш калырга тиеш дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG