Accessibility links

Омскига татар галимнәре килде


Казан галимнәрен Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активы каршы алды
Казан галимнәрен Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активы каршы алды

24 июнь көнне Омскига Татарстан башкаласыннан бер төркем галим килде. Килүләренең максаты – себер татарларының әдәби, музыкаль мирасын өйрәнү.

Татар галимнәренең Себер җиренә сәфәре Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган. Әлеге фәнни сәфәрнең җитәкчесе - филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов.

Делегациядә филология фәннәре докторы Рамил Исламов, филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова, сәнгать фәннәре кандидаты Наилә Шәрифуллина, филология фәннәре кандидаты Миннира Булатова, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова һәм яшь буын вәкиле, Казан федераль университеты талибәсе Рәзилә Хисамова.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан мондый комплекслы фәнни экспедицияләр татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә инде берничә ел дәвамында оештырып килә. Соңгылары Пермь крае, Әстерхан һәм Курган өлкәләрендә булган.

Галимнәрнең Омски өлкәсенә килүләренең максаты – себер татарларының әдәби, музыкаль мирасын, халык авыз иҗатын, шуның нигезендә сакланып калган сөйләм тел үзенчәлекләрен барлау, төгәлләү, өйрәнү. Аларның тагын бер максаты – гасырлар дәвамында сакланып калган кулъязма яки басма китаплар белән танышу, шулар турында мәгълүмат туплау. Һәм соңыннан фәнни сәфәр материаллары буенча китап чыгару каралган.

Татар галимнәре шул ук көнне Омски өлкәсенең Тәбриз һәм Усть-Ишем районнарына юл тотты. Бу районнарның сайлануы очраклы түгел – борын-борыннан җирле халык – себер татарлары яшәгән авыллар нәкъ шушы районнарда, нәкъ шул авылларда тел үзенчәлекләре, җирле фольклор белән дә танышырга мөмкин.

Галимнәр инде Тәбриз районының Отыз, Кип, Кышлау, Тау авылларында булып, анда яшәүче өлкәннәр белән очраштылар, кайбер мәгълүматлар җыярга да өлгерделәр. Себер җирендә татар галимнәренең сәфәре 3 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG