Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина көнчыгышында игълан ителгән солых вакыты узды


Украина көнчыгышында ил президенты Петр Порошенко тарафыннан игълан ителгән бер атналык солых вакыты узды. Украина тышкы эшләре мәгълүматларына караганда, сепаратистлар утны туктату режимын 59 тапкыр бозган, 13 тапкыр украина хәрбиләре ныгытмаларына ут ачкан, шулай ук бер хәрби боралакны бәреп төшергән. Нәтиҗәдә 18 хәрби һәлак булган.

Сеператистлар шулай ук Украина хәрбиләренең Славянски һәм Краматорскида атышлар оештыруын әйтте.

Донецкида бүген Киев хакимияте һәм Русия тарафлы сепаратистлар арасында киңәшләшүләрнең икенче өлеше бара. Тарафлар әлеге режимны озайту турында килешмәкче.

XS
SM
MD
LG