Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Матур татар гаиләсе" бәйгеcе үтә


Бәйрәмдә катнашучылар милли киемнәрдә
Бәйрәмдә катнашучылар милли киемнәрдә

Башкортстанның Балтач районында "Татар гаиләсе – матур гаилә" исемле бәйгегә йомгаклар ясалды. Чираттагы зур чара Балтач районында үтте. Иштирәк авылында оештырылган бәйрәмдә 9 гаиләне хөрмәтләделәр.

"Матур татар гаиләсе" бәйгесе Башкортстанда киң тарала башлады. Төрле юнәлешләрдә оештырылучы бәйгедә татар гаиләләре көч сынаша. Күпбалалы гаиләләр дә, төрле талантлары белән дан казанганнар да, йорт-җирләре төзек-пөхтә булганнар да катнаша бу үзенчәлекле бәйгедә. Чын татар рухы тәрбияләнүче гаиләләрне зурлау-хөрмәтләү проектын Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Ак калфак” оешмасы тормышка ашыра.

Люция Вафина
Люция Вафина

“Матур гаилә” бәйгесе элегрәк Борай районында да зурлап оештырылган иде. Әле Балтач районындагысын Люция Вафина җитәкчелек иткән “Ак калфак” оешмасы әзерләде. Бәйгедә катнашырга Иштирәк һәм Чишмә авылларының үрнәкле 9 гаиләсе теләк белдерә. Авылда хөрмәтле булган милләттәшләребез үзләре дә бу бәйгенең йомгаклау өлешенә җитди әзерләнгән. Йорт-ишегаллары тагын да төзекләнгән, бакчалары да оҗмах почмагыдай. “Ак калфак” идарәсе әгъзалары иң элек Нәзинә һәм Санир Хөснимәрдәновлар гаиләсенә керә. Биш баланы тәрбияли бар яктан да уңган милләттәшләребез.

“Матур гаилә” бәйгесендә күршедәге Чишмә авылында гомер итүче Кашаповлар да катнаша. Рәдис әфәнде урманчы булып эшли, ә Регина ханым мәктәптә укытучы. Берсеннән-берсе иманлы 3 бала тәрбияли алар. Йорт-куралары да сокланып туймаслык.

Жюри әгъзалары янә дә Иштирәк авылына килә. Зөлфинә белән Рамил Миргазевлар гаиләсе имтихан тота бу юлы. Ике малай тәрбияли хуҗалар. Тырыш, булдыклы кешеләр икәне күренеп тора. Бакчаларында фонтанга кадәр ясап куйганнар. Киләсе тукталыш Фатыйховлар гаиләсендә. Фәнил әфәнде белән Альбина ханым авылда хөрмәтле кешеләр. Үзләре бер кыз белән малай тәрбияли. Шулар янына 3 ятим баланы да үз канатлары астына алганнар.

“Ак калфак” оешмасы әгъзалары конкурста катнашкан һәммә тугыз гаиләне дә бәяләп чыга. Ә инде бәйгегә йомгаклар авылның матур яланында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмендә ясала. Бу матур бәйрәм Иштирәк авылында ел саен оештырыла. Аңа чит төбәкләрдә яшәүче бик күп якташлар да кайта. “Матур гаилә” бәйгесендә җиңүчеләр дә биредә билгеләнә һәм бүләкләнә.

“Матур гаилә” ярышмасына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү зур тантанага әверелә. Район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов та котлый бәйрәм белән. Сәхнәгә бер-бер артлы җиңүче гаиләләр күтәрелә. Гран-прига авылның өлкән кешеләре Зәйтүнә белән Фәүкать Әхтәриевлар һәм аларның балалары лаек дип табыла. Җыр-биюләр белән аралашып барган бәйрәмдә башка номинацияләрдә җиңүче гаиләләр дә бүләкләнә. “Ак калфак” оешмасы күчтәнәчләре мулдан.

Матур татар гаиләсе нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап янәшәдә генә - Балтач районында оештырылган бәйгедә катнашучылар бар яклап та туры килә бу бәяләмәгә. Иштирәк авылы мәдәният йорты мөдире Рәмзия Шәйхетдинова әлеге бәйге киләчәктә дә дәвам итәр дигән ышанычын белдерә.

XS
SM
MD
LG