Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний"дан соң полициядә җәзалау бетте дип әйтергә ашыгырга ярамый"


"Дальний" полиция бүлеге. 2012 елның март аендагы фото
"Дальний" полиция бүлеге. 2012 елның март аендагы фото

Казандагы полиция хезмәткәре әле бүген дә полиция бүлекләрендә көч кулланулар, тоткарланганнарны җәзалаулар булырга мөмкин дип белдерә. Аның фикеренчә, хөкүмәтнең полициягә карашы үзгәрми торып полиция хезмәткәренең канун бозуы бетмәячәк.

Күп тә үтмәс "Дальний" полиция бүлеге тирәсендәге шау-шу Татарстан халкы арасында онытыла төшәр, чөнки 2012 елның 10 мартында әлеге полиция бүлегендә шампан шешәсе белән көчләп Сергей Назаров үтерелгәннән соң, аны җәзалаучыларга карата тикшерү дә, мәхкәмә дә озак барды. Быел 16 июнь көнне Казанның Идел буе мәхкәмәсендә "Дальний"ның элекке сигез хезмәткәренә гаепләү карары укылды һәм ике елдан алып 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгәнлекләре игълан ителде.

"Дальний"да бу хәлгә кадәр дә, тоткарланучы гаепне үз өстенә алсын өчен, "кулларыннан килгәннең барсын да эшләү" даими хәлгә әйләнгән булган. Моны дәлилләгән документны, гаепләү карарын, мәхкәмә хөкемдары Александр Щелыванов 24 июнь көнне Казан хокук яклау үзәгенә тапшырды. Анда бик күпләрнең хакимият органнарына, прокуратурага, тикшерү комитетына, Татарстан эчке эшләр министрлыгына полициянең башбаштаклыгы турында шикаять итеп торганлыгы хакында әйтелә.

Бу документ әле дөньяга чыкмаган, кеше белми калган, яисә йомылган җәзалаулар булырга мөмкин икәнлегенә ишарәли.

Җинаятьчеләр аз тотылган икән, ул вакытта бу бүлектәгеләрнең "башларыннан сыйпамыйлар"

Ерак китәсе түгел, 26 июнь көнне Казан хокук яклау үзәге, Казанда "Юдино" полиция бүлегендә 2012 елның 1 февралендә Юрий Дроздовны "карлыгач ысулы" белән җәзалау эшен тикшерүне яңартуны үтенеп, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итте. Бу эшне тикшерү "биш полиция хезмәткәренең гамәлләрендә җинаять кылу күренми" дип тукталган иде.

23 июнь көнне исә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тоткарланучыны җәзалаган өчен икенче "Вишневский" полиция бүлегендә эшләгән полиция хезмәткәре Айнур Мортазинны өч елга төрмәгә ябу карары чыгарды.

2011 елның 14 апрелендә "Вишневский"да хәлләр болай була. Русиянең эре бер иминият ширкәтендә эшләүче Артур Шиһаповны "җәмәгать урыныда сүгенде һәм кешеләргә бәйләнде" дип полиция бүлегенә китерәләр. Әмма бүлектә аны ул эшләгән ширкәтнең элек милиционер булган хезмәткәре "үтенече" белән тоткарлауларын әйтәләр. Һәм Шиһаповка әлеге ширкәт гаражыннан машина урлауны үз өстенә алу таләбе куялар.

Полиция хезмәткәрләре Шиһаповның җенес әгъзасына электр тогы тоташтырып җәзалый. Тикшерү барганда Шиһапов үзен җәзалауда шикләнелүче Фәнзил Абдуллинны һәм Айнур Мортазинны таный. Әлеге полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше шулай ук бик авырлык белән ярты елдан соң гына ачыла. Әмма 2011 елның декабрендә тикшерү туктала, чөнки гаепләнүчеләр кача, аларны федераль эзләү башлана.

Күпмедер вакыт узгач Мортазин үзе килеп Шиһаповтан гафу үтенә, мәхкәмә каршына үз теләге белән баса. Әмма рәхимсезрәк җәзалаучы булган Абдуллинны тота алмаганнар, ул бүгенгә кадәр федераль эзләүдә.

Бүген дә полиция бүлегендә тоткарланучыларны җәзалаулар булырга мөмкинме, булса, ник җәзалыйлар? Моның төбендә нәрсә ята? Азатлык, әнә шул сорауга җавап эзләп Казандагы бер полиция хезмәткәре белән сөйләште. Аның үтенече белән исеме һәм кайда эшләве күрсәтелми. "Кем икәнемне белсәләр, бер сәбәпсезгә эзәрлекли башларга мөмкиннәр һәм эштән алачаклар", диде ул.

– Полиция хезмәткәренең яхшы эшләве бәяләнәме?

– Әйе, аларга аерым премия каралган. Полициядәге һәр бүлекнең: тикшерүчеләрнең, җинаять кылучыларны эзләүчеләрнең һәм башкаларның үзләренең елга бер тапкыр бәйрәме була. Шунда яхшы эшләгәннәргә премияләр бирәләр, котлыйлар.

– Бер ай эчендә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәргә акчалата бүләк бармы?

– Ансы юк.

– Яхшы эшләү ничек ачыклана?

– Безнең күрсәткечләрне, тәртипне, кешеләрнең безнең хакта җылы сүз язуларын, мактауларын карыйлар.

– Монда сез "күрсәткеч" дип әйттегез. Аңлавымча, бу җинаятьчене тоткарлау, җинаятьне ачу саннары инде. Бу сан бер ай өчен алдан өстән төшереләме?

– Гомумән әйткәндә, рәсми рәвештә андый күрсәткечләр төшерелми. Шәһәр күләмендә гомум саннар алына. Мисал өчен, һәр полиция бүлегенең күпме кешене тотуы, күпме җинаятьне ачуы җыела да, уртача күрсәткеч чыгарыла.

– Милиция полиция дип үзгәтелгәнгә кадәр билгеле бер саннарны өстән төшерү бар идеме?

– Ул вакытта да төгәл генә күрсәткеч юк иде. Уртача сан барыбер бар иде. Ул санның күпме икәнлеген һәркем белә иде. Полиция бүлекләре барыбер күпме җигаятьчене тотырга кирәк икәнлеген үзләре белә иде.

– Бүгенге көнгә килсәк, полиция бүлекләре башлыклары, уртача алганда, үзләренә караган җирдә күпме җинаятьне ачарга кирәк икәнен беләме?

– Әлбәттә, чама белән белә инде. Аерым статистика алып барыла бит.

– Әгәр бу күрсәткеч бик түбән булса, бу полиция бүлегенә өстән тикшерү җибәрәләрме?

– Бүлек башлыгыннан ни өчен түбән икәнен сорыйлар. Бәлки, чыннан да җинаятьләр әздер. Казандагы һәр районда да җинаять саннары бер төрле була алмый. Мисал өчен, Совет районында башкалар – Киров һәм Мәскәү районы белән чагыштырганда җинаятьләр саны күпкә зуррак. Өстәгеләр күпме җинаять кылынганлыкны, күпмесе ачылганны, күпмесендә катнашучыларны тотканнар – әнә шул саннарны карый. Күп җинаять кылынып, җинаятьчеләр аз тотылган икән, ул вакытта бу бүлектәгеләрнең башларыннан сыйпамыйлар. Күрсәткечләр начар булса, контрольгә куярга мөмкиннәр.

– Димәк, җинаятьне ачарга һәм җинаятьчене тотарга тырышу һәр полиция хезмәткәренең күңелендә бар инде?

– Без дә гади кеше кебек, нәрсәгәдер омтылабыз. Үзебезне һәм бүлегебезне киләчәктә мактасыннар өчен яхшы итеп күрсәтергә .

– Казанда соңгы елларда җинаятьне ачуны, ягъни җинаятьчеләрне тоткарлауларын күрсәтү өчен җәзалау очраклары да билгеле булды.

– Бу хәлләр дөньяга чыккач, кешеләрнең полициягә карата мөнәсәбәтләре тискәре якка нык үзгәрде. Кешенең ышанычы бетте. Хәзер югалган абруйны кайтару өчен эшлибез, кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Урланган акчаларын да, мал-мөлкәтләрен дә кире кайтарырга тырышабыз.

– Әйтегез әле, полиция хезмәткәрләре үзара сөйләшәсездер, хәзер ничек, кылмаган җинаятьне кылды дип таныту очраклары булгалый микән? Сүз артыннан сүз чыга бит.

– Безнең өстән тикшерү органнары хәзер бик күбәйде. Безнең арттан ук прокуратура тишкерүе бар, аннары шаһитләрне чакырып сораштыралар. Шуңа күрә, полициядә җәзалаулар әллә нигә бер, бик сирәк, бер-ике булырга мөмкин.

– Барыбер, хәзер бөтенләй җәзалаулар юк, бөтен эшләр дә чип-чиста дип өздереп әйтеп булмый инде?

– Дөресен әйткәндә, алай дип әйтергә ашыгырга ярамый.

– Полициядә эшләүчеләр җәзаламасыннар, полициядә барсы да ачык булсын өчен бүген ни эшләргә кирәк дип уйлыйсың? Ни генә булмасын, полициядәге кыеклыклар, хилафлыклар, җиренә җиткереп эшләмәүләр, башбаштаклылар булганлыгы ачыла тора.

– Барсы да дәүләттән тора. Беренчедән, дәүләт полициягә карата фикерен, карашын үзгәртергә тиеш. Икенчедән, полиция хезмәткәрләренә тиешле хезмәт хакы түләнергә тиеш. Бу полиция хезмәткәрләре ришвәт белән мавыкмасын өчен кирәк. Өченчедән, торак мәсьәләсен хәл итү кирәк. Дүртенчедән, полиция хезмәткәрләре транспорт белән, эш әсбаплары белән яхшы тәэмин ителергә тиеш. Әгәр болар барсы да булса, полиция хезмәткәрләре арасында җинаять кылучылар булмас дип уйлыйм мин.

– Боларны дәүләт булдырса, сан артыннан кумыйча, ихлас итеп эшләү теләге туачак дип әйтәсең киләме?

– Әлбәттә! Эшләргә стимул булыр иде һәм һәркем үзенең урыны өчен янып-көеп торыр, аны күз карасы кебек саклар иде.

– Полиция хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттырдылар бит, җитәрлек түгелмени?

– Хезмәт хакы кемнең нинди дәрәҗәдә эшләвенә карап инде ул. Гади хезмәткәр аена уртача 20 мең сум ала. Бу хәзер Казан өчен зур хезмәт хакы түгел.

– Торак мәсьәләсенә килгәндә, күпләр фатирсызмыни?

– Бу безнең өчен зур проблем булып кала.

– Машиналарга килгәндә, җитешмимени?

– Иске машиналар күп, эш әсбаплары белән дә тәэмин ителеп бетмәгән. Машиналар җитешми.

– Эштә, полиция хезмәткәрләренә үзара сөйләшергә кирәк булганда, кесә телефоны өчен кем түли соң?

– Моның өчен дә дәүләт түләми, үз акчабызны тотабыз.

– Димәк, менә бу җитешсезлекләр, синең фикереңчә, чын күңелдән, ришвәткә бирешмичә, көч кулланмыйча, тоткарланганнарны җәзаламыйча эшләүгә киртә булып торамы?

– Әйе, күпмедер дәрәҗәдә йогынтысы бар.

XS
SM
MD
LG