Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче ифтар ашлары уздырылды


Казан мәчетләрендә ифтар ашлары башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

27 июньдә беренче тәравих намазы укыган Татарстан мөселманнары 28 июльдә беренче ифтарны уздырды. Һәр елдагыча Казандагы кайбер мәчетләр ифтар чатырлары корып ураза тотучыларга авыз ачтырды.

Башкаланың былтыр ачылган "Ярдәм" мәчете быел да ифтар чатыры корды. Чатырда 350 кешелек урын хәзерләнсә, мәчет эчендә тагын 150 кешегә ифтар табыны корылды.

19 ярым сәгать ураза тотып авызны мәчеттә ачарга килгән һәркемгә ризык җитте. Мәчетнең имамы Илдар Баязитов мондый чатырларда һәркөнне ифтар ашлары оештырылачагын һәм казан мөселманнарын үзләренә көтеп калуларын белдерде.

Ахшам намазын мәчеттә җәмәгать белән бергә укыган мөселманнар тәравих намазын да "Ярдәм" мәчетендә укып өйләренә таралышты.

XS
SM
MD
LG