Һиндстанда көньяктагы Ченнаи шәһәрендә төзелеп килүче 11 катлы бина ишелеп ким дигәндә тугыз кеше үлгән. Корбаннарның иң күбе – төзүчеләр.
Шулай ук җимерекләр астында яңгырдан качып торучы кешеләр дә калган булу ихтималлыгы әйтелә. Барлыгы 27 кешене коткара алганнар.