Accessibility links

КФУ доценты Искәндәр Ясәвиевне эшеннән алуга каршы имзалар җыела


Дүшәмбе көнне Казанда Бөтенрусия мәгариф идарәләре җитәкчеләре киңәшмәсе барганда бер төркем активистлар һәм студентлар хезмәт килешүе озайтылмаган КФУның социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиевны яклап урам җыены оештырды һәм имзалар җыя башлады.

"Берничә атна элек социология кафедрасы утырышында КФУ укытучыларына аларның хезмәт килешүе өзелүе, вазифалары кыскартылуы, әмма августта бер елга яңа килешү имзалау мөмкинлеге биреләчәге әйтелде. Шул ук вакытта кафедра мөдире һәм проректор Рияз Миңзарипов килешүләрнең барлык кешеләр белән дә имзаланмаячагын әйтте. "Искәндәр Ясәвиев белән килешү имзаланмаячак", диде ул", дип язган иде Ясәвиев интернетта.

Ясәвиевның ректорга тәнкыйде КФУ абруена зыян сала, дип аңлатыла. Күптән түгел ул КФУ ректоры Илшат Гафуровка очкычка кыйбатлы билеттан баш тартып эконом-класс белән йөрергә киңәш иткән иде. Аңа кадәр ул үзе һәм тагын берничә активист җыеннар турындагы канунны бозган өчен мәхкәмәгә тартылды.

XS
SM
MD
LG