Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Моратовка кабель табылган, ә Яңа Сала, Чаллыбаш халкы татар каналларын карый алмый"


Яңа Сала вылы
Яңа Сала вылы

Балык Бистәсе районындагы Яңа Сала, Чаллыбаш халкы татар каналларын карау өчен тәлинкә сатып алырга мәҗбүр. Алты ел элек бу авылларны әйләнеп узып, ул вакытта Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Равил Моратовның Кама буендагы ял итә торган йортына кабель сузганнар диләр.

Балык Бистәсе районының Яңа Сала, Чаллыбаш авыллары кешеләре "Татарстан-Яңа гасыр" каналын карый алмый. Алар әлеге каналны карау өчен махсус тәлинкә сатып алырга мәҗбүр. Әле алай гына да түгел, бу ике авылда көн күрүче 220ләп гаилә "Татарстан-Яңа Гасыр", "Планета-Яңа Гасыр", "Мәйдан", ТМТV һәм Башкортстан каналларын бер үк телевизордан карауны, пультка басып бер каналдан икенче каналга күчүне күз алдына да китерә алмый. "Алай да була ала мени?" дип аптырый алар.

2008 елда барлык татар каналларын да карау мөмкинлеге бирүче оптик җепселле кабельне сузганда Яңа Сала да, Чаллыбаш та 300-500 метр тирәсе читтәрәк кала. Кабель ул вакытта Татарстан хөкүмәте башлыгының беренче ярдәмчесе булып эшләгән Равил Моратовның Балык Бистәсе районындагы ял итә торган йортына туп-туры китә. Яңа Сала һәм Чаллыбаш халкы арасында шушы алты ел эчендә Мортаов әлеге кабель аша бер тапкыр да телевизор карамаган дигән сүзләр дә таралган. Бу хакта Азатлыкка тарихчы Нурулла Гариф хәбәр итте. Яңа Сала – аның туган авылы.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Безнең якларда 2008 елларда оптик җепселле кабельләрне башка авыллага кертәләр. Авыл халкы сөйләвенчә, мондый кабель юк дигән сылтау табып, Яңа Салага да, Чаллыбашка да үткәрелми ул. Нәкъ шул ук елны Чистай каршындагы Черепашье дигән урындагы Моратовның ял йортына әлеге кабельне сузалар. Моратовның ял йорты урнашкан урын шулай ук Балык Бистәсе районына карый. Ул Чулман буенда, калын урман эчендә, бик матур урында.

Аның йортына кабельне җир астыннан сузган вакытта, бу эшне башкаручылар сөйләвенчә, агачларны да кискәннәр, сулар һәм юллар астыннан да үткәргәннәр. Ишетүебезчә, аны кулланмаганнар да. Бер кешенең ял итә торган йорты өчен 20 чакрымнан артык элемтә чыбыгы сузалар. Ә татар авыллары өчен 300-500 метр кабель табылмый. Бездәге халык татар каналларын караудан мәхрүм", ди Гариф.

Аның сүзләренчә, халык әлеге авылларга да кабель үткәрү кирәклеге турында әлегә кадәр бер кая да язмаган, түрәләр алдында да күтәрмәгән. Чаллыбашның замана челтәреннән читтә калуы турында Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев тә белә. Ул тумышы белән шушы авылдан.

Халык өстәгеләргә язса, аларга каныга башлыйлар

"Безнең халык ачтан үлсә үлә, әмма каядыр югарыга язмый, чөнки бик күп тапкырлар авызлары пешкән очраклар да булды. Язсалар, аннары өстәгеләр каныга башлый. Бу кабель турында авыл халкы үзара сөйләшә, әмма беркая да язмаячаклар. Язмауларының башка бер сәбәбе дә бар. Авыл халкының күпчелеге көне-төне татарча сөйләп, күрсәтеп тора торган татар каналлары барлыгын белми дә. Чөнки алар аны күрмәгән. Әгәр син аларга көне-төне күрсәтә торган татар каналлары бар дисәң, авызларын ачалар да калалар. Әгәр бер тапкыр кабель үткәреп, аны кискән булсалар, авыл халкы, ник алай дип, тавыш күтәрер иде", ди Гариф.

Аның сүзләренчә, мондый гаделсезлек, авыл халкын санламыйча бер түрәгә генә кабель сузу, Татарстан хөкүмәтенә тап төшерә. "Бу хакта белгән авыл халкы, алар гел шундый, үзләренә генә каералар дип, түрәләргә кул селти һәм җитәкчеләргә ышанычы бетә", ди Гариф.

Бүген бу авылларда яшәүче һәркемнең диярлек өендә интернет. Әмма тизлеге бик акрын. Әгәр оптик җепселле кабель сузылса, тизлеге күпкә артыр иде, ди авыл халкы. Яңа Сала татар каналарыннан гына мәхрүм түгел, ә мобил телефон элемтәсе дә рәтле түгел анда. Авыл ике тау арасына урнашканга, "Мегафон" бөтенләй, ә "МТС" рәтләп тотмый анда. Азатлык Нурулла Гариф белән телефон аша сөйләшә алсын өчен тарихчыга өеннән чыгып, машинасында тау башына менәргә туры килде.

Мөһриҗамал апа Гарипова да татарча каналлар караудан мәхрүм
Мөһриҗамал апа Гарипова да татарча каналлар караудан мәхрүм

Яңа Сала һәм Чаллыбаш та бетеп бара торган авыллар түгел. Һәркем җир җимертеп эшли монда. Ирләрнең күбесе шабашкада, йортлар төзи. "Кулон" ширкәте шул тирәдәге авылларның барчасын да үз канаты астына алган. Һәрберсенә асфальт юллар салган, мәчетләр, элеваторларлар төзегән, ипи пешерү урыннары ачкан. "Яңа Саланың ярты кешесе хәзер "Кулон"да эшләп көн күрә. "Кулон"ның килүе авыл халкы өчен зур бәхет булды", ди Гариф.

Яңа Сала авылы Казанга 145 чакрым ераклыкта урнашкан.

XS
SM
MD
LG