Accessibility links

Калмыкстан башкаласында мәчет яндырылган


Элиста шәһәрендә узган төндә мәчеткә ут төртелгән, дип хәбәр итте Калмыкстан мөфтие урынбасары Аслудин Калабегов.

Тәрәвих намазыннан соң мөселманнар өйләренә таралышкач төнге 1дә мәчет янына машина килеп туктаган, аннан чыккан битлек кигән берничә кеше бинага шартлаткычлар аткан. Янгында мәчеттәге келәмнәр, кондиционерлар, пластик тәрәзәр янып беткән, диде IslamNews сәхифәсенә Калабегов.

Элиста мәчетенең эче Рамазан ае алдыннан гына яңартылган, келәмнәрне Дагыстан мөселманнары бүләк иткән булган.

Мөфтият вәкиле ут төртүдә кемнән шикләнергә белми. Шәһәрдә мөселманнарга каршы провокацияләр элек тә булган.

2001 елда Прикумский авылы мәчетенә дуңгыз башы ташлаганнар, 2008 елда мөфтигә һөҗүм булган, Сарпы районында мәчетне җимергәннәр.

"Бу очракларны тикшерү өчен ачылган җинаять эшләре гаеплеләрне тапмыйча ябылды", диде мөфти урынбасары.

XS
SM
MD
LG