Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Булгария" батуында гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарыла


Казанда "Булгария" казасы турында хөкем карары чыгарыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Бүген хөкемдар Сергей Якунин 2011 елның июлендә баткан "Булгария" корабында 122 кешенең үлемендә гаепләнгән биш кешегә хөкем карарын укый башлады. Утырыш берничә көн дәвам итәчәк. Мәхкәмәгә кеше күп килү сәбәпле утырышлар Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсеннән "Юность" мәдәният йорты залына күчерелде.

Утырыш барган бина янында иминлек ныгытылган, өстәмә полиция көчләре китерелгән. Медицина ярдәме кирәк булучылар өчен "ашыгыч ярдәм" машиналары тора.

"Булгария" капитаны ярдәмчесе Рамил Хаметов, көймәне арендага алучыларның берсе Светлана Инякина, Русия елга регистры белгече Яков Ивашов, транспортны күзәтү идарәсе хезмәткәрләре Владислав Семенов һәм Ирек Тимергазиевка гаепләүләр белдерелгән. Аларга 6-14 елга кадәр төрмә яный.

XS
SM
MD
LG