Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым Русиядә булганда, анда беркайчан да кайтмаячакбыз"


2014 елның апрелендә Львов тимер юл вокзалында Кырым качаклары
2014 елның апрелендә Львов тимер юл вокзалында Кырым качаклары

Польшага киткән Русланның дүртенче баласы инде ватаны Кырымнан читтә туган. Азатлыкка ул үзенең соңгы айлардагы тормышы турында сөйләде, Кырым Русиядә булганда, анда беркайчан да кайтмаячакларын әйтте.

Руслан аннексиядән соң Кырымда башланган эзәрлекләү һәм басымга чыдамыйча Польшага киткән. Гаиләсе белән шунда качаклар лагерендә яшәгән яшь ир үзен рухи, дини һәм хокукый яктан ирекле хис итә, әмма балаларының киләчәге өчен борчыла.

Аның тыныч тавышыннан бу кешенең бер дә күп михнәтләр күреп качаклар лагерена барып урнашуын, өч зуррак баласы һәм әле 40 көне дә тулмаган яшь сабые язмышы өчен көне-төне борчылуын күз алдына китереп булмый. Руслан, хәзер барысын да сөйлим дип, җиләк җыйган җирдән Азатлыкка үзенең соңгы айлардагы тормышы турында сөйләп бирде. Хатыны, мәктәп яшендәге ике кызы һәм 20 яшьлек улы белән Кырымнан 31 мартта чыгып китәләр.

"Без дин тоткан актив мөселманнар. Татарстанда мөселманнар эзәрлекләнүгә протест белдереп чыктык, Чечня сугышлары вакытында урам җыеннары уздыра идек, Сүриядәге хәлләргә битараф кала алмадык. Шулар өчен элек Кырым Украинаныкы булганда да иминлек көчләре күзәтүендә идек без. Ләкин аннексиядән соң басым тагын да көчәйде. Өйгә билгесез кешеләр шалтыратып балаларыма яный башлады. Өй каршына көн саен кара тәрәзәле машина килеп туктый башлады. Өйләребезне тамгалап киттеләр. Мәктәптә кызларыма көн күрсәтми башладылар, алар икесе дә яулыклы. Килеп төрткәләп китү, мыскыллау сүзләре күп булды. Берсенең 18 март туган көне, шул көнне җибәрмәдем инде мин аларны мәктәпкә", дип башлады сүзен Руслан.

Гаилә Львовка китәргә булган. Кырым чиге буенда поезд тикшерү өчен туктагач, аларның купесына ярым сербча – ярым урысча сөйләшкән исерек кешеләр килеп кергән.

"Безне шул Львов поездында эшләүче ике озатып баручы ханым (проводница) гына саклап калды. Улым Акмәчеттә журналистика факультетында укый. Ул берничә ай элек кенә Төркиягә укырга барам, дип чит ил паспортын ясатып өлгергән иде. Аңа тимәделәр. Без Украинаның эчке паспортлары белән чыгып бара идек. Хатынны карамадылар да, мине поезддан төшерергә маташтылар. Поезда эшләүче шул ике украин хатыны шау-шу күтәрде, башка вагоннарда эшләүчеләрне чакырды. Ходайның рәхмәте – теге кешеләр вагоннан кем беләндер киңәшләшергә дип чыгып киткәндә, поезд кузгалып китте", дип дәвам итте Руслан.

Бу хәлдән соң гаилә киңәшләшкән дә, Львовта калмыйча юлны Польшага кадәр дәвам итәргә карар кылган. Аларга "сезне Польшага кертмәячәкләр", диючеләр дә булган.

"Төне буе Польша чиге буенда көткәннән соң безне башта "Дебак" үзәгенә китерделәр. Ул качакларны вакытлыча кабул итү өчен оештырылган бер урын. Анда бер төн кунганнан соң илнең берничә качак үзәгеннән теләгәнне сайлау мөмкинлеген бирделәр. Хәзер менә без "Червонный бор" (Czerwony Bór) качаклар лагерендә."

"Червонный бор" качаклар лагерендәге бүлмәләрнең берсе
"Червонный бор" качаклар лагерендәге бүлмәләрнең берсе

Русланнар яшәгән качаклар үзәгенә иң якын Замбров шәһәре 12 чакрымда урнашкан. Ике арада автобуслар да йөрми, табиблар да ерак. Әмма гаилә урман уртасында урнашкан бу кечкенә авылдагы үзәкне сайлаган, чөнки биредә генә көндәлек ашау-эчүне акчалата бирәләр. Хәләлне генә ашаган гаилә шулай яхшырак булыр, дип уйлаган.

"Ашау-эчүгә бирелгән акча бик аз, ләкин башка әйбергә тотасы юк, җиткерәбез. Без килгәч тә ике автобус һуманитар ярдәм килде. Анда кием-салым, бөтен кирәк әйберләр, озак саклана торган ашамлыклар бар иде", ди ул.

"Солидарность" фонды качакларга ярдәм җыя
"Солидарность" фонды качакларга ярдәм җыя

​Ярдәмне Польшада сыену сораган утызлап кырымтатар гаиләсенә халыкара "Солидарность" фонды җыйган. Әлеге фондка нигез салучыларның берсе булган танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, элекке тышкы эшләр министры урынбасары Криштоф Штановский 3 июнь көнне Мостафа Җәмилевкә Польшаның Solidarność бүләген тапшыру тантанасында катнашкан иде. Руслан яшәгән качаклар үзәге татарлар яшәгән Белосток шәһәреннән дә 70 кенә чакрым ераклыкта, әмма алар белән Руслан әле элемтәгә кермәгән.

Руслан үзе Үзбәкстанда туган. Өч баласының ватаны Кырымда, ә менә дүртенче баласы янә читтә туган.

"Салихны беренче булып кулыма мин алдым, табиблар килеп өлгермәде. Ике тапкыр хатынның хәле начараеп китеп ашыгыч ярдәм чакырттык. Бала табу көнен гел кичектерә килделәр. Ашыгыч ярдәм ерактан килеп йөргәнгә, бик ачуландылар алар безгә. Шуңа күрә тагын шулай булгач хатыным оялып, чакыртмый тор әле, бәлки үтеп китәр бу юлы да диде. Шуннан озак та үтми улыбыз да туды, әлһәмдүлиллаһ.

Табиблар соңырак килеп җитеп кирәкле эшләрен эшләде инде аннары. Бу очракны белгәч, яныма поляк журналистлары килеп, ул турыда язып та чыкты. Табиблар безне чеченнар дип уйлаган. Чечен качаклары элек тә күп булган монда, хәзер дә. Ул табибларга шелтә генә белдереп калдырсалар ярар иде дип теләп утырам. Эшләреннән алмасалар гына ярар иде, алар да арый торгандыр инде", дип сөйләде Руслан.

Калганына алар шөкер итеп яши. Лагерьда эшләүчеләр татарларга яхшы мөнәсәбәттә. Русланнар белән бергә биредә тагын ике кырымтатар гаиләсе бар.

"Безнең белән бер вакытта килүчеләрнең кайберләренә качак статусы бирмәгәннәр. Менә шул шомландыра. Алар аппеляциягә биргәннәр, әмма өмет бик юк. Минем Кырымда өч бүлмәле фатирым, 9 сутый бакчам, эшем калды. Өемне әти-әниләрем карап тора әлегә, ләкин аларга шалтыраткан саен күңелем төшә. Аларның да китәселәре килә. Картайган көннәрендә янә ватаннарыннан китәргә мәҗбүр итәләр", ди Руслан.

Соңгы елларда ул үз кәсебен башлап җибәргән булган. Базарда тәмләткечләр саткан. Ашарга пешерергә яратканга, тәмләткеч сатуда да күңелен биреп эшләгән.

"Депортациядән кайтканнан бирле халкыбыз үз җиренә үзе хуҗа булып яши алмады. Кырымда "урыс түгел" дигән бүленеш һәрвакыт булды. Шуңа күрә минем Украинага да кайтасым килми. Анда да нинди генә хакимият килсә дә, кырымтатарларга караш начар булыр, дип уйлыйм. Кырым Русиядә булганда инде әйтеп торасы да юк."

Бүген Руслан уразада. Авыз ачарга дип ул урманнан җиләкләр дә җыеп кергән. Иң якыннары үзенең янында булганга, күңеле тыныч. "Ходайдан дөрес юлны күрсәтүен сорап көн саен догада без", ди Руслан.

XS
SM
MD
LG