Accessibility links

Ижау Җәмигъ мәчетенә балалар җәйге укуларга җыелды


Тәрбияче Әлфия Бурибоева мөселман лагерына җыелган балалар белән
Тәрбияче Әлфия Бурибоева мөселман лагерына җыелган балалар белән

Ижауда балаларны җәйге мөселман лагерына җыйдылар. Биредә алар гарәп телен дә өйрәнә, кул эшләре дәресләренә дә йөри, ел буе өйрәнгәннәрен дә кабатлый, уеннарга да өлгеоә.

Дин нигезләрен өйрәнүче милләттәшләребезнең балалары өчен дә җәйге яллар каралган. Жәмигъ мәчете каршында күп еллар балаларны җәйге укуларга җыялар. Лагерьда малайлар-кызлар белем алуларын дәвам итә, күңел ача, кул эшләре белән шөгыльләнә.

Мәчет ишегалдында кызлар уйный
Мәчет ишегалдында кызлар уйный

Ижау Җәмигъ мәчете ишегалдында малайлар туп тибә, кызлар да балалар мәйданчыгында чыр-чу килеп күңел ача. Бу балаларның күбесе Ижау шәһәренең 97нче мәктәбенең мөселман балаларыннан тупланган сыйныфларында белем ала.

"Кырыклап бала өчен хәзер дин дәресләре урамда хәрәкәтле уеннар белән чиратлашып алып барыла. Ел дәвамында якшәмбе мәктәбендә алган сабакларын кабатлау һәм сабак алуны дәвам итү дә максат итеп куела әлеге укуларда", диде лагерьның җитәкчесе Гөлфинә Фәүзиева.

Мөселман лагерында гарәп теле дәресе
Мөселман лагерында гарәп теле дәресе

Бер төркем кызлар гарәп теле дәресендә шөгыльләнә. Аларга гарәп телен Гыйрактан килгән Әмир исемле егет укыта. Ул Удмурт дәүләт университетында доктор дәрәҗәсенә ия булу өчен махсус курсларда белем ала икән. Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов Коръәнне балалар сүзләрне ятлап түгел, мәгънәсен аңлап уку өчен гарәп теле дәресләре бик кирәк диде.

"Кызлар белән эшләве җиңел", дип уртаклашты гарәп телен укытучы Әмир әфәнде. Балалар гарәп хәрефләрен белә. Малайлардан да ул канәгать.

Дәресләрдән соң мәчет ашханәсендә балаларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Тамаклары туйгач, малайлар-кызлар мәчет ишегалдында рәхәтләнеп уйный. Дуслары белән аралаша.

Аларның күбесе шушындый уку җыеннарында беренче генә тапкыр түгел бит. "Мин беренче тапкыр гына түгел бу укуларда. Коръәнне укыйбыз, уйныйбыз. Үткән елда әле зоопаркта та булдык. Кул эшләре түгәрәгендә төрле әйберләр ясадык", дип Фатыйма барлык балалар фикерләрен җиткергәндер, мөгаен.

Гөлфинә Фәүзиева кул эшләре түгәрәгендә балалар белән
Гөлфинә Фәүзиева кул эшләре түгәрәгендә балалар белән

Кул эшләре түгәрәген Әлфинә Бурибоева җитәкли. Әлфира Бурибоева сүзләренчә, балалар хәтта түгәрәктә көннәр буена шөгыльләнергә дә риза икән.

Шулай итеп, җәй айларында да балалар өлкәннәр күзәтүендә. Алар белем дә туплый, аралаша, саф һавада бергәләп уйный да. Быел республика мәхәлләләреннән тупланган балалар өчен башкача ял итү алымнарын да планлаштыралар.

XS
SM
MD
LG