Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров: Кырым “хакимияте” ныграк куркытырга тели


Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров
Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров үзбилгеләнгән Кырым хакимиятенең тагын да ныграк куркытырга теләвен әйтә. Аның фикеренчә, куркыту кырымтатарлар ябылып ятсыннар өчен эшләнә.

Бу хакта Чубаров 5 июньдә Кырым прокуроры Наталья Поклонская аны ярымутрауга биш елга кертмәү карарын укыгач белдерде. Рәис Херсон өлкәсенең Генически шәһәрендә узган мәҗлеснең күчмә киңәшмәсеннән кайтып килә иде.

Чубаров сүзләренчә, карарда сәясәтчеләрнең Русиягә карата начар мөнәсәбәт белдерүе, кырымтатарларның бәйрәмнәрен дөрес үткәрмәүләре турында әйтелгән булган.

Чубаров бу карарны кырымтатар телендә укуны таләп иткән, әмма Поклонская баш тарткан.

Чубаровның юлын бикләргә “Чонгар” дип аталган тикшерү капкасына алты автобус, биш автозак белән ОМОН, хәрбиләр китерелгән.

XS
SM
MD
LG