Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли мәҗлесе конгресска әзерлек эшен башлады


Кырымтатар Милли мәҗлесе шимбә көнне Херсон өлкәсенең Генически шәһәрендә узган утырышта Бөтендөнья кырымтатар конрессына әзерлек эшләрен башлау турында карар кабул итте. Бу максаттан махсус эшче төркем төзелде. Аны мәҗлес рәисе Рефат Чубаров һәм кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев җитәкләде. Чараның кайда һәм кайчан узачагы соңрак хәбәр ителәчәк.

Шул ук вакытта мәҗлес көтелмәгән хәл килеп чыкмаган очракта кырымтатар халкының корылтаен уздырмаска булды. Соңгы вакытта еш кына корылтай узу мөмкинлеге турында сүзләр йөри башлаган иде.

Билгеле булганча, Геническида узган утырыштан кайтып килгәндә Чубаров Кырымга кертелмәде. Кырым прокуроры Наталья Поклонская аны ярымутрауга биш елга кертмәү карарын укыды.

XS
SM
MD
LG