Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның "Иман нуры" мәчетендә Рамазан аенда Корьән тыңлыйлар


"Иман нуры" мәчетендә ифтар өстәлләрен әзерләүчеләр
"Иман нуры" мәчетендә ифтар өстәлләрен әзерләүчеләр

Ижауның "Иман нуры" мәчетенә көн саен йөздән артык ураза тотучы мөселман ифтарга җыела. Алар озын, эссе көннәргә карамастан, авырлык сизмәүләрен әйтә.

Җәйнең иң озын көннәре. Һавалар да бик эссе. Әмма "Иман нуры" мәчетенә йөрүче мөселманнар бер дә авырлык сизмибез дип уртаклашты.

"Рамазан аенда, иң беренче чиратта, кеше үзен тәрбия кылырга тиеш", дип башлады сүзен "Иман нуры" мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов

Рамазан ае дини белем туплау ае. Шуңа да, дин кардәшләребез намаз башланырга күпкә алдан килеп, китаплар укып утырырга омтыла. "Иман нуры" мәчетендә быел яңалык та керткәннәр. Үткән елда Равил хәзрәт Рамазан аенда Согуд Гарәбстанында булган. Тәравих намазына җыелган кешеләр һәр көн Коръәннең бер өлешен дә тыңлаган. Шулай итеп ай буена изге китапны тулысынча укып чыканнанр. Андагы гадәтне биредә дә кулланырга булганнар.

Бу яңалык дин кардәшләребезгә бик ошаган. Кешеләр ифтарларга башка урыннарга барса, тәравих намазын бергә җәмәгать белән укырга һәм Коръән тыңларга бу мәчеткә килүчеләр саны да күп, дип ассызыклап үтте Равил хәзрәт.

Рамазан ае – мөселманнарның ел дәвамында башкарган гамәлләренә нәтиҗә ясау ае да әле. Ул һәр мөселман кешесенең иманын ныгытырга, әхлагын күтәрергә, яхшы сыйфатларын арттырырга тиеш. Шул ук вакытта Рамазан ае – изгелек кылу ае да. Мөселманнар ураза тотып кына чикләнергә титеш түгел. Шуңа да инде җиденче ел "Иман нуры" мәчетендә ифтарлар әзерләүдә мөслимәләр бик актив катнаша.

"Иман нуры" мәчете төзелешен әйдәп барган, бүген анда дини сабак укытучы Әнисә ханым Закирова төркеменә дини белем алырга йөрүчеләр белән бергә өстәлләр әзерлиләр. "Бер авырлык та сизмибез", дип уртаклашты Әнисә ханым. Әле үзе күптәп түгел шифаханәдән чыккан икән. Ураза тота алмам дип борчылып торган идем, әле бер көнен дә калдырганым юк", дип сөенеп сөйләде Әнисә Закирова. .

"Иман нуры" мәчетенә көн сан йөздән артык дин кардәшебез ифтарларга җыела. Биредә аш пешерүчеләр дә ураза тотучыларны тәмле ризыклар белән сыйлый. Өстәлләр дә бик мул әзерләнә. Мөслимәләр савыт-сабаны чистартып куя, чәй тәм-томнарын өстәлләргә мул итеп тезә, җиләк-җимеш тә өелеп тора. "Бер көнгә өстәлләргә ризыклар әзерләргә 20 мең сумнан артык акча таләп ителә, мөселманнар матди ярдәм бирә. Мәчет хисабыннан акча тотылмый", диде Әнисә ханым.

Эссе, озын көннәрдә ураза тотып, иртән-иртүк мәчеттә өстәлләр әзерләп, намаз укып, кичләрен әле тәравих намазларына калып, Корьән тыңлау – өлкән яшьтәге кешеләр боларны ничек башкара ала?!

Өстәлләр әзерләүче Гөлсәрия Фазлыева да көн дә мәчеткә сөенеп килүләрен, башкаларга Рамазан аенда шундый олы хезмәт һәм хөрмәт күрсәтә алуына шат. Өстәлләрне сигез кеше әзерли. Дус, аңлашып эш итәләр.

Авыз ачарга вакыт әле байтак. Әмма инде тәм-томнар белән өстәлләр көйләп куелган. Плитәдә итле шулпа кайнап тора. Пешерүчеләр, гадәттә, өчәү. Йөзләп ураза тотучыга кайнар ашларны алар җиткерә.

Берсен-берсе аңлап, ярдәмләшеп эш итәләр биредә дә. "Быел тәравих намазыннан соң дистәләгән кеше сәхәр ашарга да кала. Шуңа барысына да ризык җитәрлек булсын дип тырышабыз", диде Нәкыйбә Әхмәтханова.

Галия апа Сибгатуллина да, гадәттә, намазларга бер-ике сәгать алдан килеп, биредә белем туплый икән. Мәчеттән ерак тормый. Шуңа да даими бирегә килеп йөри. Дуслар да тапкан биредә. Тәмле ашларны да искә алды Галия апа.

Җомга намазына бирегә халык күпләп килә. Дөрес, аларның күп өлешен чит илләрдән – Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстаннан килгән эшчеләр тәшкил итә икән. Безнең милләттәшләребез дә шулай дин нигезләрен сакласын иде, дигән теләктә апалар.

XS
SM
MD
LG