Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" Казанда Украина сугышына каршы пикет уздырды


"Гадел Русия" Казанда Украинадагы сугышка каршы пикет уздырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:31 0:00

"Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлеге Украина көнчыгышында барган сугышка каршы урам җыены уздырды. Фирка активистлары андагы халыкка ике тонна һуманитар ярдәм җыйган.

11 июльдә Казанда Камал театры янында Украина көнчыгышында барган сугышка каршы пикет узды. Аны "Гадел Русия” фиркасенең Татарстандагы бүлеге уздырды. Пикетта катнашучылар Киев хөкүмәтенең Донецки, Лугански төбәкләрендә алып барган сәясәтен тәнкыйтьләде. Шулай ук алар тоткан плакатларда Украинаның АКШ белән хезмәттәшлеген тәнкыйтьләгән шигарьләр бар иде.

"Бу чараны Донецки һәм Лугански өлкәләрендә барган хәлләргә каршылык буларак оештырдык. Андагы халык ярдәмгә бик мохтаҗ һәм риза. Украина хакимияте кулланган ысуллар акылга да сыймый", ди "Гадел Русия" фиркасенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Раушания Билгелдиева.

Активистлар Татарстанда Украинага җибәрер өчен ике тоннага якын һуманитар ярдәм җыйды, диде фирка бүлегенең матбугат секретаре Нияз Рәхман. Аның сүзләренчә, йөк башта Мәскәүгә, аннары Украинага китәчәк.

"Украинадагы җәберләү чараларында гади халык зыян күрә, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә кирәк", ди Рәхман.

Русиянең Украина сепаратистларына ярдәм итүе турындагы сорауга исә активистлар бернәрсә дә әйтмәде. Катнашучыларның күбесе студентлар иде.

XS
SM
MD
LG