Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерландта матәм игълан ителде


Амстердамнан Куала Лумпурга юл тоткан Малайзия очкычы һәлакәтеннән соң Нидерландта матәм игълан ителде, дәүләт әләмнәре төшерелде. Тур де Франс исемле мәшһүр велойөреш телевидениедә күрсәтелмәячәк. Һәлакәттә туганнарын югалтучыларның кайгысын уртаклашырга теләгән меңләгән кеше моның өчен махсус ачылган интернет сәхифәләрендә үз исемнәрен яза. Һәлак булганнарның күбесе, 189 кеше - Нидерланд ватандашлары.

Очкычта булган 300ләп юлчының 100зе Австралиянең Мельбурн шәһәрендә 19 июль ачылырга тиешле ВИЧ терапиясенә багышланган фәнни җыенга барган булган. Һәлак булганнар арасында Амстердам университеты профессоры, СПИДны дәвалау өлкәсендә иң танылган галимнәрнең берсе саналган Йуп Ланге да булган. 50 яшьлек профессор хатыны Жаклин белән Куала Лумпурда күчеп утырып юлын Мельбурнга дәвам итәргә тиеш булган.

Нидерланд мәгълүмат чаралары очкычны "Бук" ракета-зенит комплексыннан атып төшергәннәр, дигән хәбәрне таратты. Һолландиянең танылган хәрби белгече Франк ван Каппенның җирле мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсенә караганда, ракета 25 чакрым биеклеккә оча ала.

"Мондый комплекс профессиональ хәрбиләр кулында булганда ул зур хәрби саклану системының бер өлеше була. Әлеге системга шулай ук иярченнәрдән алынган мәгълүматне күзәтү, хәрби кораблардагы радарлардан алынган мәгълүматне күзәтүче җиһазлар керә. Ул очракта күк йөзендә шул вакытта кайсы очкычның юлчылар белән баруын, кайсысының хәрби икәнен белеп була", дигән белгеч.

Франк ван Каппен сүзләренә караганда "Бук" җиһазындагы радар күп дигәндә 60 чакрымлык күк йөзен күрсәтә ала. Башка радарларга тоташмаган әле комплекстан нинди очкычка атылганын белеп булмый.

"Бук" аны куллана белмәгән кешеләр кулына эләккән", ди белгеч.

XS
SM
MD
LG