Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урыс оешмасы җитәкчесе Александр Салагаев вафат булды


Җомга көнне Казанда озак вакытлы авырудан соң, 63 яшендә социолог, Татарстандагы урыс мәдәнияте оешмасы рәисе Александр Салагаев вафат булды.

Салагаев социолог һәм профессор булудан тыш, иҗтимагый эшләр белән дә даими шөгыльләнде, аеруча да ул Татарстанда урысларның хокуклары бозылуына зарланып, төрле белдерүләр ясый, каршылык чараларында катнаша иде.

Салагаев җитәкләгән Урыс мәдәнияте оешмасы узган елны 20 еллыгын билгеләде.

“Гомумән, урыс мәдәнияте бетеп килә, телевизорны кабызсаң, бары тик урыс күәсе дигәнне генә күрергә мөмкин. Ә Татарстан хакимиятенә без кирәк түгел, алар татарның милли үзаңы турында гына кайгыра. Гомумән, бөтен милли республикаларда шулай. Әнә, Чечняда 300 мең урысны суйдылар. Татарcтанда мөселман җәмгыятен төзиләр, хәләл кафе, кибетләр, хәләл бассейннар, хәләл таксилар, татар мөселман яшьләре җыеннарын уздыралар. Монда урыска урын юк”, дип сөйләде ул вакытта Салагаев.

XS
SM
MD
LG