Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида каты бәрелешләр бара


Донецкида дүшәмбе иртәннән бирле бәрелешләр бара. Бу хакта “Украинская правда” хәбәр итә.

Сугышлар барган урында яшәүчеләргә урамга чыкмаска кушылган. Ут ачу нәтиҗәсендә тугыз катлы йортка зыян килгән. Тимер юл вокзалы янында базар янган. “Западный” автовокзалы ябылган. Шәһәр транспорты хәрәкәте чикләнгән. Корбаннар турында әлегә хәбәр юк.

Элегрәк украин хәрбиләре сепаратистларны Луганскидан тәэмин итү мөмкинлеген өзде. Алар Горловка һәм Донецкида сепаратистларны камап алды. Донецки һава аланы тирәсендәге җирлекнең хәрбиләр тарафыннан контроле киңәя.

XS
SM
MD
LG