Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Боинг" очкычында һәлак булганнарның мәетләре урнаштырылган поезд Харьковка килеп җитте


Донецки өлкәсендә бәреп төшерелгән Малайзиянең "Боинг" очкычында һәлак булганнарның мәетләре поездның махсус вагоннарында Харьковка килеп җиткән. Аны Малайзия һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы экспертлары озата барган.

Харьковка кайбер үлгән юлчыларның туганнары да киләчәк.

Элегрәк үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" (ДНР) "Боинг"ның "кара тартмаларын" Малайзия вәкиле полковник Мохд Сакрига тапшырды. Аңа бераз зыян килгән, әмма ниндидер кеше кулы «уйнаган» дип әйтерлек түгел, диде Сакри журналистларга.

21 июль көнне "ДНР" җитәкчелеге үз контролендәге җирлектән мәетләр урнаштырылган поездны чыгаруга һәм «кара тартмалар»ны Малайзия экспертларына бирергә ризалашты. Бу Русия президенты Владимир Путинның "төбәктәге хәлләргә җаваплы кешеләргә" ясаган мөрәҗәгатеннән соң булды. Ул аларны «халыкара экспертларга эшләү өчен иминлек булдыруга бар мөмкинлекне тудырырга» чакырды. Бәйсез тикшерү уздыру һәм белгечләрне һәлакәт урынына кертүне Көнбатыш илләре дә таләп итте.

Malaysia Airlines ширкәтенең Амстердаманан Куала-Лумпурга очучы "Боинг-777" очкычы 17 июль көнне һәлакәткә очраган иде. Очкычтагы барлык 298 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG