Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Нидерландка очкыч һәлакәтеннән тагын 74 мәетне китерәчәкләр


Табутларны юл буйлап җирле халык озата барды
Табутларны юл буйлап җирле халык озата барды

Украинаның көнчыгышында бәреп төшерелгән дип саналган Малайзиянең Боинг очкычы һәлакәте корбаннарының икенче өлешен бүген Нидерландка китерәчәкләр. Чәршәмбе көнне Харьковтан Нидерландның Эйндховен шәһәренә 40 табут китерелде. Бүген һава аланында 74 мәетне көтәләр.

Кичә матәм очкычын Нидерланд патшасы Виллем Александр һәм аның хатыны Максима, премьер-министр Марк Рютте, туганнарын югалткан башка ил вәкилләре каршы алды. Һәлакәт корбаннары ил буйлап бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Мәетләр Хильверсум шәһәрендә хәрби казармаларда сакланачак, аларынң кайберләрен тану өчен атналарча вакыт кирәк булырга мөмкин. Табутлар куелган машиналар барган юл буйлап һәм күперләрдә торган җирле халык машиналарны чәчәкләргә күмде.

XS
SM
MD
LG