Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары "Донецки халык республикасын" террор оешмасы дип игълан итәргә чакыра


АКШ Сенатының өч комитеты башлыклары президент Барак Обамага үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаучыларны халыкара террор оешмасы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Шулай ук Русиянең саклану, энергетика һәм финанс өлкәләренә тагын да кырысрак чикләүләр кирәклеге турындагы үтенеч белән сенаторлар АКШ президентына мөрәҗәгать итте.

Сенаторлар президент хакимиятенең, Малайзия очкычының җирдән атылган ракета белән бәреп төшерелүе турындагы фаразлары белән килешүен белдерә һәм бу мәгълүматне яшерергә тырышу вә халыкара тикшерүчеләргә һәлакәт урынына барып җитүдә киртәләр корылуын Русиянең һәм аның яклавында Украинада сугышкан сепаратистларның гаебе булуына тагын бер дәлил, ди.

Сенаторлар шулай ук Малайзия очкычына кадәр "Донецки халык республикасы" сугышчыларының Украинаның Ан-26, Су-25 очкычларын һәм берничә боралакны бәреп төшерүен таныганын искә төшерә.

XS
SM
MD
LG