Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары Газзәдәге фәлестиннәргә теләктәшлек белдерә


Израил танклары Газзәне утка тота. 21 июль, 2014
Израил танклары Газзәне утка тота. 21 июль, 2014

Русия мөфтиләр шурасы күп газапларга дучар Фәлестин халкына теләктәшлек белдереп мөрәҗәгать белән чыкты. Шура дөнья җәмәгатьчелегеннән Фәлестинне бәйсез дәүләт итеп тануны сорый. Мәчетләрдә корбаннарның рухларына дога кылалар.

Газзәдән фәлестиннәрнең ракета һөҗүменә җавап итеп Израил 8 июльдә һава һөҗүмнәрен башлаганнан бирле фәлестиннәр ягында һәлак булучылар саны 640тан артты, дүрт меңләп кеше яраланды. БМОның балалар идарәсе UNICEF мәгълүматларына караганда, 120ләп бала үлгән, 120 меңләп кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булган.

17 июльдә Израил җир өсте һөҗүмнәре башлаганнан бирле Израилнең 28 хәрбие һәм ике тыныч кеше һәлак булган дип белдерелә.

Русия мөселманнары изге Рамазан аенда Газзәдә күпләп мөселманнарның һәлак булуын да искә алып, аларның рухларына догалар кыла.

Сарытау мәчетендә корбан булган фәлестиннәр рухына дога укыйлар
Сарытау мәчетендә корбан булган фәлестиннәр рухына дога укыйлар

24 июль төнендә Сарытау җәмигъ мәчетендә дә төнге намаз вакытында дөньяның төрле илләрендә һәлак булган мөселманнар белән бергә фәлестиннәрне дә искә алып, аларның рухларына да дога кылдылар. Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Мөкатдәс Бибарсов Facebook-ка язды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, Израилнең фәлестиннәргә каршы җир өсте операциясендә тыныч халык та күпләп һәлак була башлагач, Русиядәге Калининградтан алып Владивостокка кадәр булган бөтен мәчетләрдә дә диярлек намазлар алдыннан вәгазьләр вакытында мөселманнарга Газзәдәге хәлләр турында аңлатмалар бирелгән. Мөфтиләр шурасының мөрәҗәгатен ул әлеге вәгазьләрнең йомгак бер документы – Русия мөселманнарының карашы буларак бәяли.

Русия мөфтиләр шурасы мөрәҗәгатендә, Газзәдәге вакыйгаларны яктыртканда мәгълүмат чараларында фәлестиннәрне кораллы сугышчылар һәм агрессорлар итеп кенә күрсәтергә тырышалар, диелә.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

"Алар үз хокукларын һәм югалткан җирләрен кайтарырга тели. Көнчыгыштагы иң көчле булган армияләрнең берсе белән канлы бәрелешләрдә дистә меңнәрчә кеше корбан булды. Йөз меңнәрчә фәлестиннәр йорт җирләрен югалтып качакларга әйләнде һәм бөтен дөньяга таралган", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә озакка сузылган ике арадагы кораллы низагны искә алып.

Бу мөрәҗәгатьтә Иерусалимның, гарәпчә исеме Әл-Кудс, мөселманнар өчен Мәккә һәм Мәдинә кебек үк изге урыннарның берсе икәнлеге дә әйтелә. "Монда Мөхәммәд пәйгамбәр Мигъраҗ төнендә күккә аша, монда беренче кыйбла булган. Бүгенге Иерусалимда мөселманнар Әл-Акса мәчетенә һәм башка гыйбадәтханәләргә автоматлы Израил хәрбиләре аша үтәргә тиеш", ди шура.

Мөрәҗәгать күп газапларга дучар фәлестиннәргә теләктәшлек һәм Израилдәге хөр фикерле халыкны хөкүмәтнең хәрби операциясен гаепләүгә чакыру белән төгәлләнә.

Дамир хәзрәт сүзләренчә, Русия мәчетләрендәге җомга намазларында да корбан булган фәлестиннәрнең рухларына догалар кылачаклар.

Израил танклары Газзәне утка тота
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

БМОның кеше хокуклары шурасы 23 июльдәге чираттан тыш утырышында Газзәдәге хәлне тикшерергә ризалык бирде. Фәлестиннәр әзерләгән резолюцияне шураның 29 әгъзасы хуплады, 17се тавыш бирүдән тотылып калды, берәү каршы булды.

XS
SM
MD
LG