Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Ураза гаетендә нигездә иммигрантлар катнашты


Омски Җәмигъ мәчете
Омски Җәмигъ мәчете

Соңгы елларда Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә Омскиның барлык гыйбадәтханәләренә халык күпләп килә. Бәйрәм намазын иртәрәк килүчеләр мәчеттә укый алса, соңрак килүчеләргә урамда вәгазь тыңларга, дога да кылырга туры килә.

Быелгы Ураза гаетендә дә шулай булды. Бәйрәм вәгазьләре һәм намаз Омскидагы җиде мәчеттә дә бик күп халык катнашында үтте. Җәмигъ мәчетендә, мәсәлән, сибәләп яңгыр явып торуга карамастан урамда калган халык таралышмады, тавыш көчәйткечләр аша вәгазь тыңлады, мәчетнең баскычы янында корылган ышыклану урынында урнаша алганнары намаз укыды.

Хәзер шунысы үзенчәлекле – елдан-ел Омски мәчетләрендә Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, гомумән, элекке совет иленең төрле көньяк республикаларыннан килүчеләрне күберәк күрергә мөмкин. Гает намазында да Җәмигъ мәчетендә гыйбадәт кылучыларның якынча 80-90 проценты үзбәк, кыргыз, таҗик ир-егетләре иде.

Дилшат исемле үзбәк егете
Дилшат исемле үзбәк егете

Гаеткә килгән Дилшат исемле үзбәк егете сүзләренчә, аларның кайберләре базарларда сәүдә итә, кайберләре төрле төзелеш эшләрендә үзенең хәләл ризыгына акча эшләп таба. Дилшат үзе базарда яшелчә-җимеш сата. Үзбәкстан егетләре монда бик күп, диннән аерылмыйбыз, мин үзем ураза тотам, биш намазымны да калдырмыйм, ди ул.

Кайбер мәчетләрдә мөселманнарны бәйрәм белән өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре тәбрикләде. Хәер-Ихсан мәчетендә вәгазь вакытында тиздән Омскида тагы бер Җәмигъ мәчете төзелеше башланачагы турында игълан ителде. Мәчет чагыштырмача тиз арада – ике елда төзелеп, эшли башлаячак.

Себер ягы Диния идарәсенә караган Җәмигъ мәчетендә бүгенге көндә тышкы ремонт эшләре бара. Омскиның үзәк урамнарының берсендә урнашкан әлеге мәчет тиздән ап-ак төскә "киенеп" шәһәрне бизәп торучы бина да булачак.

XS
SM
MD
LG