Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар яшьләре форумына делегатлар ничек сайлана?


Азатлыкта "2013 елның иң абруйлы татары" итеп сайланган Наил Нәбиуллин
Азатлыкта "2013 елның иң абруйлы татары" итеп сайланган Наил Нәбиуллин

VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында быел да "Азатлык" берлегенә урын каралмаган. "Үзләре гаепле", ди оештыручылар.

Казанда 1-5 август көннәрендә 600ләп кеше катнашында VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтәчәк. Оештыручылар аны милли проектлар мәктәбе рәвешендә үткәрергә җыена.

Быелгы секцияләр барышында күренекле шәхесләр түгел, ә яшьләр үзләре чыгыш ясаячак. Алар үз тәҗрибәләре һәм фикерләре белән уртаклашачак. Шулай ук форумга килгән һәрбер делегат берәр яңа проект уйлап чыгарып тәкъдим итәргә тиеш иде. Бу оештыручыларның төп тәләбе булды.

Форум делегатлары 14-35 яшьтәге егет-кызлар Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар оешмаларында сайлана. Форум җитәкчелеге һәр төбәккә квота бирә, корылтайга кемнең барачагын урыннардагы активистлар хәл итә, диде Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

"Азатлык" Татар яшьләре берлеге "инде менә өченче тапкыр безне форум эшендә катнаштырмыйлар" дип белдерү кабул итте. Аның җитәкчесе Наил Нәбиуллин сүзләренә караганда, "Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар тормышында иң актив катнашкан яшьләр оешмасын үз корылтаена чакыру урынына аны даими рәвештә читкә этереп килә". "Азатлык" яшьләре берлеге үзләрен "бәйсез активистлар" дип саный һәм хакимияттән финансланган яшьләр форумына "алар белән хезмәттәшлек итмәү киңәш ителгән булырга мөмкин", ди.

Форум рәисе Тәбриз Яруллин бу сүзләрне кире какты.

Тәбриз Яруллин Казандагы Азатлык студиясендә, 2011 ел
Тәбриз Яруллин Казандагы Азатлык студиясендә, 2011 ел

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Норлат шәһәреннән дип күрсәтелгән булырга тиеш иде. Сайланган делегатлар арасында мин аларны күрмәдем. Безнең бу форумга сайлау системы инде җайланган, мин аңа катнашмыйм да. Җирле иҗтимагый оешмаларга квоталар җибәрелә, үзләрен шул төбәктә актив күрсәткән татар яшьләрен алар сайлый. Хакимиятнең моңа катнашы бардыр, дип уйламыйм", диде Тәбриз.

Аның сүзләренә караганда, ике ел элек уздырылган форумда да шул ук хәл булган. Наил Нәбиуллин вакытында кайдан сайланырга теләгәнен күрсәтмәгән, форумга шул сәбәпле эләгә алмаган.

"Инде икенче тапкыр шул ук хәлдә калган икән бу оешма, димәк алар моны безнең форум эшчәнлеген каралту өчен махсус эшли, дип уйларга сәбәп булырга мөмкин бу. Дөрес, мин үзем алай уйламыйм", диде яшьләр форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Наил Нәбиуллинның Тәбриз Яруллинга "ни өчен иң актив һәм популяр татарларга форумда урын юк" дип язган ачык хатына җавап булды бу.

Наил Нәбиуллин 2013 елда Азатлык сәхифәсендә оештырылган фикер белешүдә иң күп тавыш алып "елның иң абруйлы кешесе" дип сайланган иде.

XS
SM
MD
LG