Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлескә оппозициядә булган "Милли фирка" Русия кануннары нигезендә теркәлү узды


"Милли фирка" хәрәкәте Русия кануннары нигезендә теркәлгән беренче Кырым оешмасы булды.

31 июль көнне текәү турында таныклык Кырымдагы Русия юстиция министрлыгы баш идарәсендә тантаналы рәвештә "Милли фирка" шурасы рәисе Васви Абдураимовка тапшырылды.

Билгеле булганча “Милли фирка” Кырымтатар милли мәҗлесенә каршы эшләүче оешма. Аның өч әгъзасенә күптән түгел Русиянең дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Алар барысы да саклану министрлыгының "Кырымны кайтарудагы ярдәме" өчен бүләккә лаек, дип табылды. "Милли фирка" шурасы рәисе Васви Абдураимов Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән II дәрәҗәдәге "За заслуги перед Отечеством" медале белән бүләкләнде.

Фирка тараткан белдерүдә, "Милли хәрәкәт активистлары 16 мартта Кырым референдумын оештыру һәм уңышлы уздырулары, татарлар арасында мәгълүмат тарату эшен оештырулары өчен бүләккә лаек, дип табылды", дип язылган иде.

XS
SM
MD
LG