Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана телен укытмау – җинаять"


Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларының берсе (архив фотосы)
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларының берсе (архив фотосы)

10-13 августта Казанда VI Бөтенрусия татар теле һәм әдәбияты укытучылары, этномәдәни (татар) белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең корылтае узачак. Анда барлыгы Русиянең төрле төбәкләреннән 300 вәкил катнашачак. Чарада милли мәгариф үсеше, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә инновацияләрне куллану, хакимият оешмалары белән милли мәдәни мохтариятләрнең бергәләп эшләү юнәлешләре каралачак.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын чакырып, белемнәрен арттырып җибәрү начар нәрсә түгел инде. Ләкин шунсы бар: миңа калса, аларның белемнәре болай да җитәрлек. Русия киңлекләрендәге шәһәр һәм авыллардагы мәктәпләрдә укучыларны ана телебездә сөйләшергә һәм укырга-язарга өйрәтергә алар болай да атлыгып торалар. Ләкин, кызганычка каршы, аларга моның өчен мөмкинлекләр бирелмәгән.

Ана теленә атнасына бер яки ике генә сәгать бирелү турында әйтеп тә торасы юк. Ә күпчелек мәктәпләрдәгечә, урыс-татар балалары бергә укыган җирләрдә хәл бөтенләй мөшкел. Монда, әлбәттә, бу балаларны аерып утыртып, татар булганнарына ана телен укыту, калганнарына башка төрле дәрес бирү бөтенләй чынга ашмаслык проблем булып кала. Нәтиҗәдә ана телебез укытылмый. Кадрлар проблемы да телебезне укытмас өчен бер җитди сәбәп булып тора. Ә чынлыкта исә бу сылтау гына. Нәрсә турында сүз бара? Хәтеремдә, күп еллар элек мәктәпләрдә унынчы сыйныфны гына түгел, җидене бетеп чыккан кешеләр дә башлангыч сыйныфларда укыта иде. Әлбәттә, бу гамәл укытучылар җитмәгәнлектән килеп чыга иде. Ләкин бит аларның укучылары белем алдылар, урта һәм югары уку йортларында укып чыктылар. Әлбәттә, хәзер заманалар икенче һәм укытучыларга карата таләпләр югары. Ләкин бит ана телебезне укытуда без һаман шул элекке вакытлардагыча укытучыларга кытлык кичерәбез (сүз Татарстаннан читтә булган җирләр турында бара). Ләкин бер мәктәптә дә өстә әйтелгән таләпләрне җиңеләйтергә җыенмыйлар. Югары яки урта педагогик белеме булмаган укытучы булмаса, телебез укытылмый һәм вәссәлам.

Балалар бакчаларындагы хәлләр дә әйбәттән түгел. Ана телебезне өйрәтү өчен монда мөмкинлекләр җитәрлек кебек. Чыннан да, ике-өч яшьтән башлап өйрәнелгән телне бала инде онытмас иде. Җитмәсә, мәктәпкәчә укыту урыннарында хөкүмәт әле каты бәйләнми һәм бала мәктәпкә килгәнче инде телебезне үзләштерә башлый ала. Ләкин без нәрсә күрәбез: саф татар авылларында да балалар бакчаларында тәрбия урыс телендә алып барыла. Гәрчә күп кенә оптимальләштерелгән һәм кечерәеп калган мәктәпләр балалар бакчалары белән берләштерелгән һәм мәктәп директоры кулына бирелгән булса да.

Кыскасы, бөтен мөмкинлекләр дә кулланылмый. Әле мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җыр һәм музыка укыту турында әйтелмәде. Ә бит алар аша укучыларга ана телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне җиткерүдә бер киртәләр дә юк. Дәрестән тыш чараларны ана телебездә үткәрүне кем тыйган? Ә мәктәптә гомумән татар теле мохите булдыруны нигә башкарып булмый ди? Болар бит барысы да бик файдалы.

Инде мәсьәләнең асылына кайтып, кемнәрне Казанга чакырып белем арттырып кайтарырга кирәклеген ачыклыйк. Өстә язылганча, телебезне укыту-укытмау турында карар чыгаручы кешеләр укытучылар түгел, ә мәктәп директорлары, укыту бүлеге мөдирләре, урынбасарлары һәм хәтта авыл хакимиятләре башлыклары. Менә шушы кешеләрне чакырып, укыту методикасыннан бигрәк, ана телебезнең кирәклеге, аны укытмау – халкыбыз алдында җинаять икәнлеген миләренә сеңдереп җибәрү зарур.

Илдус Хуҗин Красноуфимски шәһәре

XS
SM
MD
LG