Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгырлар яшәгән шәһәрдә яулыклы хатын-кызлар һәм сакаллы ирләргә автобуста йөрү тыелды


Кытайның Синҗан-уйгыр автоном төбәгендәге Карамай шәһәрендә зур спорт чарасы узу сәбәпле 20 августка кадәр яулыклы хатын-кыз һәм сакаллы ирләр автобусларга кертелмәячәк, дип яза җирле басмалар. Карамайның көндәлек басмасы тараткан бу хәбәргә караганда, "биш төрле кешеләр" җәмәгатьчелек транспортында йөрүдән тыела. Басма кемнәргә автобуска керергә рөхсәт булмавын рәсем белән аңлата. Яулык бәйләгән, хиҗап кигән, йөзләрен каплаган, киемнәрендә ярымай сүрәте төшкән һәм "сакаллы яшьләргә" транспорт куллану тыела.

"Моңа каршы чыгучылар полициягә хәбәр ителәчәк. Шулай ук юлчыларның әйберләре тикшерелергә мөмкин. Мондый чаралар социаль тотрыклылык, барлык милләт һәм раса вәкилләренең гомерен саклау өчен эшләнә", дип яза Карамай басмасы.

Синҗанда булган террор гамәлләреннән соң мөселманнарга басым артты.

Май аенда Кытайның Синҗан-уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремче шәһәре базарында шартлауларда 30дан артык кеше һәлак булды, 100гә якыны яраланды. Июль аенда полиция белән бәрелешләрдә дистәләгән кеше һәлак булды һәм яраланды. Чәршәмбе көнне иртәнге намаздан чыгып килгәндә Кашгар шәһәре мәчете имамы Җума Таһирга һөҗүм булды. Милләте белән уйгыр булган 74 яшьлек имамның үз вәгазьләрендә коммунистик хакимият сәясәтен яклап сөйләгәнене билгеле иде.

XS
SM
MD
LG