Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИлСаф: "Татар меценатлары кире кайта"


ИлСаф: "Татар меценатлары кире кайта"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

ИлСаф: "Татар меценатлары кире кайта"

"Элекке вакытлардагы кебек татар эшкуарларының дини, милли, социаль өлкәләргә, хәйрия эшләренә ярдәмнәре артуын күрәм. Бу эшләргә җырчылар да теләп кушыла", ди җырчы ИлСаф.

Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә, гаеттә катнашучы татар артистларының саны артуы сизелде. Мисал өчен, җырчы ИлСаф та быел ураза тоткан, Казан мәчетләрендә үткән ифтарларда теләп катнашкан. Бу хакта ул тыйнаклык күрсәтеп сөйләде һәм бездән дә арттырып язмауны сорады.

– Мин ислам дине кушканча яшәвемне кычкырып йөрмим. Кызык, менә сез игътибар иткәнсез, ярый. Әйе, өлкәнәйгән саен рухи ягыма игътибарны арттырырга, изге гамәлләр, файдалы эшләр эшләргә тырышам. Эстрададан да китмичә, параллель рәвештә ураза, мәчет, хәйрия эшләрен дә бергә алып бара алсам, бик әйбәт булыр иде дип уйлыйм.

Белүебезчә, 17 августта Иске Казан музей-тыюлыгында узачак зур хәйрия концертында да катнашачаксыз?

Әйе, Алла боерса “Бәхетле дөнья” һәм “Ярдәм” фондлары оештырган әлеге хәйрия концертында катнашып мохтаҗларга ярдәм итәргә ният.

Ничек уйлыйсыз: безнең татарларга хәйриячелек дигән сыйфат хасмы? Милли һәм дини эшләрне алар шулай бергә алып барырга тиешләрме?

Әлбәттә, бик хас дип уйлыйм мин аны. Элеккеге вакытларга күз салсак, татар меценатлары хастаханәләр, зур-зур мәчетләр төзеткәннәр һәм әлеге күренеш яңадан әйләнеп кайта башлады. Ә үзебезгә килгәндә, безнең хәйрия чараларында катнашуыбыз, булдыра алганча сәдака бирүләребез халыкны, бигрәк тә яшь буынны хәйрия эшенә, гомумән, ярдәм итүгә юнәлдерсен иде.

Үзегезнең туган якка килгәндә, анда хәйрия эшләре алып барыламы?

Әйе, Аллага шөкер, үзебезнең якларда да изге эшләр турында онытмыйбыз. Мисал өчен, быел туган авылыбызга багышланган китап дөнья күрде. Аны чыгару, бастыру бик күп чыгымнар тәлап итте. Туган ягыбызның өч бик кыю егете Җәмил, Илшат һәм Илһам әлеге эштә зур ярдәм күрсәттеләр һәм шулай итеп “Борынгы Яңа Кәкерле” дип аталган китап бастырылды.

XS
SM
MD
LG