Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдән азык-төлек кертүне тыю халыкны аптырашта калдырды


Кибетләрдә азык-төлекнең шактый өлеше чит илдән килә
Кибетләрдә азык-төлекнең шактый өлеше чит илдән килә

7 август Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә чикләүләр керткән илләрдән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Русиягә кайбер Көнбатыш илләреннән ашамлыклар кертүне тыю күрсәтмәсен имзалады. Хөкүмәтнең интернеттагы сәхифәсендә Русиягә кертү тыелган азык-төлекнең исемлеге бар. АКШ, Европа Берлеге илләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядә үстерелгән һәм җитештерелгән сыер һәм дуңгыз, кош ите, балык, җиләк-җимеш һәм яшелчә, чикләвек һәм сөт азыкларын кертү бер елга тыела.

Русия моны Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп эшли. Әлеге күрсәтмәне чәршәмбе көнне президент Владимир Путин биргән иде. Киләсе атнада Мәскәү Беларустан ашамлыклар кертүне арттыру турында сөйләшүләр уздырачак.

Казанлылар чит ил тауарларын куллана, Русиянекен яклый

Бу тыюны Русиядә төрле хисләр белән каршы алдылар. Казан урамнарында сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе чит ил тауарларын куллануын таный. Алардан башка тормышны күз алдына китерә алмаучылар да бар. Яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салым, косметика чит илнеке булуын әйттеләр. Әмма күбесе Русия хакимиятенең чит ил тауарларын тыю карары белән килешә.

Казанлылар чит ил тауарларын куллана, Русиянекен яклый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

"Табынга куярга матур алмалар да булмас микән?"

Казаннан ерак булмаган, 500ләп кеше яшәгән татар авылында бу хәбәргә кибеткә килүчеләр үзләренчә бәя биргән.

"И, ходаем, табынга куярга матур алмалар да булмас микән, читтән китерелгәннәр череми дә, өстәл күрке булып тора", дип алма темасы көн кадагына менгән. "Бездә җүнле алма үсми бит, озак сакланмый да һәм чери шул. Ашлар, туган көннәр үткәргәндә өстәлгә нинди алма куярбыз икән инде", дип борчылган халык.

Әлеге авылның кибетчесе сүзләренчә, тауар аларга дөньяның төрле почмагыннан килә дисәң дә була. Бөтен китерелгән тауарның 60-70%ы читтән булуын әйтә ул.

Быел җәй башында корылык булу сәбәпле бу авылда күпләрнең бәрәңгеләре тишелмәгән. "Мисырдан китерелгән бәрәңгене бик яратып ашыйбыз", ди авыл халкы. Моңа кадәр кыяр белән помидордан кала барлык яшелчә дә Европа илләреннән китерелгән булган. Бу авыл ел буе "Майский" совхозында үскән кыярны, Краснодардан китерелгән помидорны ашый.

"Иткә килгәндә, "Буш ботлары"н алучы сирәк хәзер. Аларны акчага тиенмәгәннәр күбрәк ала. Авыл халкы "Буш ботлары" чат су гына, бер тәме дә юк, дип сөйләнә. Бездә күрше генә булса да Питрәч тавыкларын да алмыйлар, ә Чаллыныкын яратып ашыйлар. Тавык колбасаларын да Чаллыныкын яраталар", ди сатучы.

Бу авылда Аргентина җиләк-җимеше сатыла. Мандарин, нектарин, слива, персиклар барсы да океан кичкән. Консерваланган гөмбәләр Кытайдан китерелгән. Балык консервалары Русиянеке - Калининград өлкәсендә эшләнгән.

"Медведев имзалаган исемлектәге кайбер тауарлар кибеткә кайтмый башлый икән, алар урынына хуҗалар шундый ук тауарларны каян алыр, анысын әйтә алмыйм. Бездә тауарларны кем тыйган һәм ник тыйганнар - бу ягын артык тикшереп тормыйлар. Русия Украинада җитештерелүче Roshen татлыларын үзендә сатуны тыйган иде бит. Алар бездә дә сатыла иде. Халык теге тәмле конфетлар күренми, һаман китермиләрмени әле дип сорый", ди кибетче.

* * * *

Азатлык хәбәрчеләре Прага урамнарына чыгып Чехиягә килгән Русия туристларының да чит илдән азык-төлек кертүне тыю карары турында фикерләрен белеште.

Русия туристлары чит илдән азык-төлек кертүне тыю турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Русия бүгенгә кадәр чит илдә җитештерелгән җиләк-җимеш, чикләвекләр, коры сөт, сыр, сыер ите һәм кайбер төр яшелчәләрне күпләп сатып алды. Русиянең стратегик тикшеренүләр институты мәгълүматларына күрә, 2000нче еллар башыннан 2014 елга кадәр читтән азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы тауарлары кертү алты тапкыр үскән. 2013 елда 43 миллиард долларга җиткән. Халыкның азык-төлеккә тоткан акчаларның 40%ы импортка туры килә.

Русия Европа Берлеге илләреннән елына 2,8 млрд. долларлык җиләк-җимеш һәм яшелчә, АКШтан 1,4 млрд. долларлык азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы тауарлары сатып ала.

XS
SM
MD
LG