Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар журналисты Исмәт Юксельне кире Кырымга кертмәделәр


Гаиләсе белән ялдан кайтканда "Кырым хәбәр агентлыгы" журналисты Исмәт Юксельгә "чик буенда" Кырымга 2019 елга кадәр керү тыелу турында кәгазь тапшырылган. Төркия ватандашы булган, 20 ел Кырымда яшәгән журналист - Кырымтатар милли мәҗлесенең Төркиядәге вәкилләренең берсе, шулай ук Төркиянең ТRT телевидение һәм радио ширкәте хәбәрчесе иде.

Юксель үзенә тапшырылган күрсәтмәне имзаламаган, дип хәбәр итә Төркиянең мәгълүмат чаралары. Ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилев, Милли мәҗлес рәисе Рифат Чубаровтан соң үзенең дә Кырымга биш елга керүе тыелуы турындагы бу хәбәрне ул "милли хәрәкәттәге бөтен кешеләрнең шулай сөргенгә җибәреләчәгенә ишарә", дип бәяләде.

Кырымтатар журналисты үз эшен Херсон өлкәсеннән дәвам итәчәген белдерде.

Мәҗлеснең өч вәкиле хакимияттә эш урыннары тәкъдимнәрен кабул итте.

"Басымга чыдамаган кешеләр арта", дигән иде үзе Кырымнан читтә булган Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров.

XS
SM
MD
LG