Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Мемориал» сәяси тоткыннар исемлегенә берничә «Хизб ут-Тәхрирчы»ны керткән


«Мемориал» хокук яклау үзәге сәяси тоткыннар дип саналучы русияләрнең яңа исемлеген бастырды. Февральдәге исемлек белән чагыштырганда, бу исемлек арткан һәм барлыгы 45 кеше булган.

Яңа исемнәр арасында «Яблоко» фиркасе активисты эколог Евгений Витишко, «Хизб ут – Тәхрир» оешмасына катнашуда гаепләнүче Айдар Гарифҗанов, Евгений Кулагин, Рәсим Сатаев һәм Алексей Хамадаев бар. «Мемориал» бәяләвенчә, монда җинаятьнең булмавы күзгә ташлана, ягъни имеш хакимиятне көч ярдәмендә кулга төшерү һәм экстремистик оешмасы булдыруга әзерлек турында сүз бара.

Шулай ук исемлекне «Сазлык эше»ндә катнашучылар Дмитрий Ишевский, "Ив Роше" эше нигезендә мәхкәмә көтүчеАлексей Навальный, сәяси күрәалмаучанлык нигезендә хулиганлык кылган дип саналган Олег Саввин, Михаил Фельдман, Дмитрий Фонарев бар.

XS
SM
MD
LG