Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изместьев: “Башнефть” өчен Урал Рәхимов 60 миллиард сумны кайтарырга әзер


Башкорстанның элекке президенты улы бизнесмен Урал Рәхимов “Башнефть” оешмасын үзләштерү өчен дәүләткә 60 миллиард сумны кайтарырга әзер. Бу хакта сорау алу вакытынды Башкорстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев белдергән дип яза “Росбалт”.

“Урал Рәхимов нык борчуда һәм үзен Русиягә җибәрерләр дип курка. Ул мөлкәт үзләштерүен аңлый һәм дәүләткә “Урал” хәйрия фонды хисабындагы 60 миллиард сумны һәм чит ил хисабыннан бер өлешен кайтарырга әзер”, диде Изместьев Русия тикшерү комитеты сорау алу вакытында, дип белдерде хокук яклау оешмасында эшләүче чыганак.

Билгеле булганча, Изместьев 2010 елда кеше үтерүне оештыру һәм террорчылык өчен гомерлек төрмәгә хөкем ителгән иде.

Русия тикшерү комитеты хәзер дәүләттән “Башнефтьны” урлау һәм аннары “Система”га сату юлы белән мөлкәтне тарату һәм оешманы сатудан 5 миллиард доллар үзләштерү җинаять эшен тикшерә.

XS
SM
MD
LG