Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе атнадан Finnair Казанга очышлар башлый


19 августтан Финляндия һава юллары ширкәте Казанга очышлар башлый. Ул 100 урынлы Embraer 190 очкычында Һельсинкидан Татарстан башкаласына атнасына өч тапкыр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга 23.55 сәгатьтә оештырылачак. Казаннан Һельсинкига исә 4.25 сәгатьтә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрне очып булачак. Очу вакыты - 2,5 сәгать.

Казан һава аланында яңа рейсны ачу тантанасында Финляндиянең Русиядәге илчесе Ханну Химанен һәм "Finnair” коммерция мөдире Аллистер Патерсон катнашачак.

XS
SM
MD
LG