Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татар бүлекләре киләчәккә өмет белән карый


Башкорт дәүләт университеты
Башкорт дәүләт университеты

Башкортстан югары уку йортларында белем алырга теләүчеләрне кабул итү тәмамланды. Быелгы уку елы республика вузларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре өчен азмы-күпме уңай үзгәрешләр алып килгән.

1980-90нчы елларда Башкорт дәүләт университетында да, педагогия университетында да (ул чакта институт дәрәҗәсендә) татар кафедраларының көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 25әр егет һәм кыз кабул ителә иде. Әмма соңгы елларда аларда кабул итү дә шактый кимеде, ә читтән торып уку бүлеге тәмам ябылу алдында калды. Ни өчен дигәндә, Уфадагы югары уку йортларындагы татар теле бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр саны шактый кимегән иде. Хәтта аларда конкурс та юк дәрәҗәсендә, бер урынга бер генә кеше имтихан тотты дисәң дә була. Бу татар балаларының кимүенә түгел, ә республикадагы күп татар мәктәпләре ябылуга, шулай ук байтагының башкортча укытуга күчерелүенә бәйле булды.

Башкорт дәүләт университеты
Башкорт дәүләт университеты

Быелгы хәлләр ничегрәк икән соң? Шушы сорау белән Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты татар теле бүлеге мөдирләренә мөрәҗәгать иттек. Быел хәлләр уңайга борылган икән. Җаваплы җитәкчеләр әйтүенчә, быел көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә урыннар да күбрәк бүленгән, имтихан тотучы абитуриентлар да арткан. "Башкортстан дәүләт педагогия университетында ел дәвамында алып барылган эшләр нәтиҗәсе бу", ди университетның татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов.

Быелгы уку елына көндезге бүлеккә 15 абитуриент кабул ителгән. Читтән торып 10 кеше бюджет урынында һәм тагын шулкадәр үк коммерция нигезендә белем алачак. Көндезге бүлеккә бер урынга 2,4 кеше дәгъва иткән. Быел биредә тагын да бер яңалык – элек югары белем алган укытучыларны читтән торып укуга магистратурага кабул итү. Биш кеше белем алачак икән бу алым белән.

Башкорт дәүләт университеты татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Алмаз Шәйхуллов быел бюджет урыннарына 13 кеше кабул ителүен әйтте. Читтән торып уку да саклап калынган. Берничә ел элек аны тәмам ябып та куймакчы иде мәгариф өчен җаваплы җитәкчеләр.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

Күптән түгел Башкортстаннан 15 кешелек вәкиллек Казанда татар теле укытучылары корылтаенда катнашып кайтты. Алар арасында әлеге әңгәмәдәшләребез дә бар иде. Бу мөһим җыеннан алар уңай тәэсирләре белән кайтуын әйттеләр. Илшат Насипов фикеренчә, әлеге корылтайның төп максаты – яңа шартларда татар теле һәм әдәбиятын укытуны саклап калу гына түгел, ә аны заманча һәм кызыклы итеп оештыра да белү хакында тәҗрибә уртаклашу. "Төрле төбәкләрдән, хәтта Беларус республикасыннан да килгән татар мөгаллимнәре уртак проблемнарны ничек хәл итү турында файдалы киңәш-тәкъдимнәр ишетте бу корылтайда", ди Илшат әфәнде.

Алмаз Шәйхуллов
Алмаз Шәйхуллов

Алмаз Шәйхуллов сүзләренчә, әлеге корылтай татар рухын саклап калу кирәклеге һәм аны тормышка ашыру юллары күрсәтелүе белән дә аеруча истә калган. "Әлеге глобальләшү шартларында бу аеруча мөһим. Милли мәгарифнең кайсы якка борылачагы хәзер Русия җитәкчелеге сәясәтенә дә нык бәйле", ди ул.

Яңа уку елына да санаулы гына көннәр калып бара. Югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре мөгаллимнәре аңа быел яхшырак кәеф белән әзерләнә. Милли мәгарифкә йөзләрчә укытучы, күренекле әдипләр һәм журналистлар әзерләп чыгарган белем учакларының киләчәге дә өметле булсын иде дип тели алар.

XS
SM
MD
LG