Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрбиләре Русиядән БТРлар кәрваны кергәнен раслады


Сепаратистлар карамагында булган «Изварино» тикшереп чыгару пункты аша Украина чигеннән Русия БТРлары һәм йөк машиналары узган. Моны илнең көнчыгышындагы украин армиясе махсус штабында расладылар.

Техникада номер һәм билгеләр Русиянеке булуы әйтелә. Колонна әллә ни зур булмаган, әмма төгәл санын әйтү кыен ди күзләүчеләр. Фаразларга караганда, йөк машиналарында коралланган кешеләр булган.

Элегрәк Русия техникасын Украина җиренә керүе турында британ журналистлары хәбәр иткән иде.

Русия ФСБсы чик идарәсендә бу мәгълхматны расламадылар.

XS
SM
MD
LG