Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә Кудашева каберенә таш куелды

Фәридә Кудашева каберенә таш кую күренеше
Фәридә Кудашева каберенә таш кую күренеше

15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәл кую башлангычы белән Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык җырчысы Фәридә Кудашеваның Мәскәүдә яшәүче оныгы Славяна Вахитова чыккан. Һәйкәл аның һәм җырчы туып үскән Чишмә районы ярдәме белән эшләнгән. Ул зурлап һәйкәл дип аталса да, кара мәрмәргә рәсеме уеп эшләнгән таштан гыйбарәт. Ташка Хәсән Туфанның җырчыга багышлап язылган "Сандугачлар кайда?" исемле шигыреннән саф татар телендә шундый юллар уеп язылган:

Без бәхетле,
Без яшибез
Уфада һәм Казанда.
Кабатланмас нәфис җырлы
Фәридә заманында.

Чарага Фәридә Кудашеваның оныгы Славяна Вахитова кызы һәм улы белән кайткан иде. Башкортстан ягыннан башкала хакимияте һәм мәдәният министрлыгы вәкилләре, сәнгать әһелләре, җырчы иҗатын яратучылар килгән иде.

Фәридә Кудашеваның туганы, Башкортстанның халык артисты, музыкант Рөстәм Кудашев:

– Миңа Фәридә апа белән илнең төрле төбәкләрен гизәргә туры килде. Аны бар җирдә дә яраталар иде. Казанда опера театрында чыгыш ясагач, халык басып 15 минут алкышлаганы һаман хәтеремдә. Башка беркемне дә ул кадәр алкышлаганнарын күргәнем булмады.

Язын Башкортстандагы төпкел бер авылга баргач, Фәридә апа авырып китеп җырлый алмады. Халык аны җибәрмәс өчен авылга керә торган урындагы күперне сүтеп куйган. Фәридә апа көч-хәл белән концерт куйгач, күперне яңадан төзеп куйдылар. Шундый хәлләр күп булды. Халык аны чын-чынлап бөек җырчы итеп таныды, диде.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Марат Шәрипов:

– Фәридә апа “Рамазан” үзәге оештырып килгән Болгарга ак теплоходта ел да уза торган сәяхәтләрдә катнашып килде. Теплоход туктаган урыннарга аны күрер өчен бик күп кешеләр килә иде. Татарстанның Җәлил касабасы халкының автобуслар яллап килгәннәре хәтердә. Казанда да зурлыйлар иде. Ул милли бакчадагы бер былбыл булды, дип сөйләде.

Чыгышларда урыс телендә "бабушка Фарида" дип сөйләгән җырчының оныгы Славянага "нәнәй" дип әйт дигән шелтә белдерүчеләр дә, җырчы исемен Уфаның читендәге бер кечкенә урамга бирелүе уңаеннан борчылу белдерүчеләр дә булды.

Уфа һәм Чишмә хакимияте вәкилләре Фәридә Кудашеваның исемен мәңгеләштерү дәвам ителәчәген ышандырды. Аларның сүзләренчә, музей ачылачак, җырчы яшәгән йортка тактаташ куелачак.

Фәридә Кудашева каберенә таш куелды

Чарага килүчеләр ташкыны
1/8 Чарага килүчеләр ташкыны
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Җырчының оныгы Славяна Вахитова
2/8 Җырчының оныгы Славяна Вахитова
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Чәчкә салырга чират
3/8 Чәчкә салырга чират
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Рөстәм Кудашев
4/8 Рөстәм Кудашев
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Марат Шәрипов
5/8 Марат Шәрипов
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Соңгы елларда җырчыны озатып йөрүче Рәүф Идрисов чыгыш ясый
6/8 Соңгы елларда җырчыны озатып йөрүче Рәүф Идрисов чыгыш ясый
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Данлыклы музыкант Редик Фәсхетдинов кабер алдында баш ия
7/8 Данлыклы музыкант Редик Фәсхетдинов кабер алдында баш ия
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Славяна Вахитова кызы һәм улы белән
8/8 Славяна Вахитова кызы һәм улы белән
15 август Уфаның мөселман зиратында Фәридә Кудашева каберенә таш куелды.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG