Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиянең 12нче президенты итеп расланды


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Элек Төркия премьер-министры булып эшләгән Рәҗәп Тайип Эрдоган 10 августта узган президент сайлауда 51,8% тавыш җыеп җиңү яуласа, бүген илнең үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Сади Гювен аның рәсми җиңүен игълан итте. Төркия тарихында беренче тапкыр президентны турыдан-туры халык сайлады. Эрдоган президент вазифасына 28 агустта керешә.

1923 елдан Төркиядә президентны парламент сайлап килде. Эрдоган Абдулла Гюльне алыштыра. Төркиядә президентлык вакыты биш ел. Белгечләр алдагы шушы вакыт эчендә үзенең 12 ел буе премьер-министр булганда башлаган, аерым алганда, көрдләр мәсьәләсен җайга салу һәм демократик конституция әзерләү эшләрен дәвам итәчәк дип белдерә.

Илнең яңа төп кануны, белгечләр фикеренчә, Төркия дәүләтчелеге идарәсенә үзгәрешләр кертергә мөмкин. Эрдоган элегрәк президент вәкаләтләрен арттырып, президент-парламент идарәсен кертәчәген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG