Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитовның 60 яше игътибарсыз калды


Уфада Рөстәм Хәмитовның сайлау алды шигаре
Уфада Рөстәм Хәмитовның сайлау алды шигаре

Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары Рөстәм Хәмитовка 60 яшь тулуны игътибарсыз калдырды.

Башкортстан җитәкчесе вазифасын алып баручы Рөстәм Хәмитовка 18 август 60 яшь тулды. Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары бу юбилейны телгә алмады. Рәсми булмаган чыганаклар моны республика башы булу өчен намзәт булган кешенең шактый өлкән яшьтә булуын искә төшермәс өчен дип аңлатты.

Хәмитовны бер кешедән башка кемнәр котлавы да билгеле түгел. Бердәнбер котлаучы – элекке президент Мортаза Рәхимов. "Урал" хәйрия фонды башы Мортаза Рәхимов Рөстәм Хәмитовка ныклы сәламәтлек, иминлек, кешеләргә изге күңелле булуын, алдагы көнгә ышаныч һәм иң-иң изге теләкләр тели.

Шуны да әйтергә кирәк, агымдагы елның 7 февралендә Мортаза Рәхимовка 80 яшь тулган иде. Рөстәм Хәмитов аны котлап мәшәкатьләнеп тормаган иде.

Мортаза Рәхимов узган җомга улы Урал Рәхимовның "Башнефть"не канунсыз хосусыйлаштыру буенча җинаять эшен тикшерү кысасында тикшерү бүлегендә булган. Рәхимовның адвокаты Сергей Макаренко сүзләренә караганда, канун нигезендә элекке президентның сорау алуга килмәскә дә хокукы булган. Адвокат сорау алу бик корректлы үтүен дә белдерде.

Ул арада Уфада Башкортстан җитәкчесе вазифасын алып баручы Рөстәм Хәмитовның сурәте һәм "Булдыру вакыты" (“Время созидания”) дигән сүзләре язылган шигарләр үрчүе дәвам итә. Ул хәзер зур урамнарның күпчелек чатларына куелган.

XS
SM
MD
LG