Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул елларда җыр мәйданның йөрәге булды"


Гөлзадә Сафиуллина
Гөлзадә Сафиуллина

Суверенитет – безнең ышаныч һәм өметебез, ә 30 август – безнең сәяси-милли бәйрәмебез, ди милләтпәрвәр җырчы Гөлзадә Сафиуллина.

Бик күп еллар буе иреккә чыгасыбызга, азатлык аласыбызга ышанычыбызны югалтмыйча яшәп, ниһаять, суверенитетның кыйпылчыгына гына булса да ирешә алдык. Суверенитет – ул безнең ышаныч һәм өметебез!

Өметләребез тулысы белән акланмады дип сөйләсәк тә, 30 август – ул барыбер күпмедер дәрәҗәдә җиңүебез иде. Җиңү көне ул! Без аны онытырга тиеш түгел, ул безнең хәтер. Хәтерне һич кенә дә онытырга ярамый.

Кан коешлар булмаса да, бу суверенлыкны алу өчен күпләгән кешеләр башларын да салдылар, күпләрнең саулыклары да бетте. Бик күп көрәшчеләр арабыздан да китте. Мин үзем 30 августны җиңүебезнең бер билгесе дип исәплим. Ул – безнең күпмедер дәрәҗәдә алга китешебез. Безнең буын да, яшьләр дә аны онытырга тиеш түгел һәм хакыбыз да юк.

Бу көнне онытсаң, ул югала, ә бәйрәм итсәк, ул алдагы буыннарның, безнең балаларның күңелләренә, хәтерләренә кереп бәйрәм булып калачак. Безнең дини бәйрәмнәр, Сабантуйларыбыз бар, шулар белән бергә Милли бәйрәмебез дә булырга тиеш бит! 30 август ул – безнең сәяси-милли бәйрәмебез. Һәм ул булырга тиеш!

Мин халкым киләчәгенә һәрвакт ышаныч белән карыйм. Хәзер яңа буын килә һәм аның арасында ачык фикерле, үзаңын югалтмаган, күңелендә тере күзәнәге исән булган яшьләр дә бар. Безнең өметебез алар.

Гөлзада Сафиуллина мөстәкыйльлек турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

Суверенитет даулаганда Ирек мәйданы ду килеп торды

Ул елларда Ирек мәйданына меңәрләгән-меңәрләгән кеше чыкты. Ирләр, азатлык хәрәкәтен оештыручылар иң алдагы сафларда иде. Тарихчыларыбыз, галимнәребез, сәясәтчеләребез дә бу мәйданда иде. Алар белән бергә сәнгать әһелләре дә, шул исәптән җырчылар Вафирә Гыйззәтуллина һәм мин дә бер генә митингны да калдырмадык. Анда җырлап кына калмадык, чыгышлар да ясый идек, фикеребезне халыкка җиткердек. Иреккә омтылу, азатлыкка ышану, безнең Татарстан мөстәкыйль була дигән өметләр белән яндык без.

Вафирәбез хәзер безнең арада юк инде, әмма ул байракчы кебек безнең күңелләребездә. Ирек даулаганда без көрәш җырларын: "Ком бураны", "Көзге ачы җилләрдә"не, халкыбызны "Карурман" һәм башка борынгы көйләрен дә ишеттердек. Хәтта кайбер җырларны үзгәртә дә идек.

Туганнар тыңлагыз, кушылып җырлагыз,
Безнең җыр тынычлык турында.
Азатлык байрагы, чын хаклык байрагы,
Татар халкының үз кулында!
- дип тә җырлый идек.

Соңгы дискны мин "Каһарман җырлар" дип атадым. Андагы җырларның күбесе Ирек мәйданында җырланды. Җыр ул – мәйданның йөрәге булды.

Бүген телевизорда, радиода яңгыраган җырлар татар халкының дәрәҗәсен төшерсә, рухын сүндерсә, бәйсезлеккә омтылган ул елларда безнең җырларыбыз халыкның рухын ныгытты, горурлыгын арттырды, аңа көч бирде.

Миңа Татарстанның атказанган исеме бирү турында язылган кенәгәгә дә Татарская ССР дип язылган. Без берара автоном республика дәрәҗәсеннән союздаш республика дәрәҗәсенә дә күтәрелеп алдык.

Гөлзада Сафиуллина
Татарстанның халык артисты

XS
SM
MD
LG