Accessibility links

Башкортстанда мәдәният елы чаралары дәвам итә


Бәйрәмдә татар ансамбле
Бәйрәмдә татар ансамбле

Башкортстанда мәдәният елына багышланган бихисап чаралар оештырыла. Шуларның иң зурысы – “Башкортстанның мәдәни башкаласы” исемле марафон. Бөтен республика буйлап узучы бәйрәмнең чираттагысы күпчелек халкын татарлар тәшкил итүче Бүздәк районында үтте.

Әлеге марафон барышында һәр район үзендә фольклор сәнгате бәйрәме оештыра һәм эстафетаны башка районга тапшыра. Мәдәни марафонның чираттагы тукталышы Татарстан белән чиктәш Бакалы районында булган иде. Бүздәк районына эстафетаны тапшыру өчен дә шушы район вәкилләре килгән. Кунакларны район мәдәният йорты алдында бик матур бизәлгән татар, рус ихаталары һәм башкорт тирмәсе каршы ала. Төрле милләтләр сәнгать төркемнәре, фольклор ансамбльләр бу бәйрәмгә милли йолаларын чагылдырган чыгышларын әзерләгән.

Башкортстанда мәдәният елы эмблемасы
Башкортстанда мәдәният елы эмблемасы

Бүздәк районы талантларга бик тә бай. Әллә күпме фольклор төркемнәре, бию һәм җыр ансамбльләре, халык театрлары эшләп килә. Республика татар тарихи-мәдәни үзәгенең дә нәкь менә биредә, данлыклы Килем авылында ачылуы очраклы түгел. Тарихи-мәдәни үзәкнең мөдире Гүзәл Латыйпова әйтүенчә, бу бәйрәмгә алар күптән әзерлек башлаган. Мәдәният елына да өмет-ышанычлары зурдан. Махсус ел кысаларында үзәкнең матди нигезен ныгыту өчен күпмедер финанс ярдәм бүленер дип өмет итә алар.

Гүзәл Шәяхмәтова
Гүзәл Шәяхмәтова

​Бүздәк сәнгать осталары әзерләгән тамашаны күрергә дип йөзләрчә кеше килгән. Биредә әзерләнгән күргәзмәдә кул эшләре үрнәкләрен карарга, милли ризыкларыбыздан авыз итәргә дә мөмкин. Мәдәният елы кысаларында районда күп кенә уңай үзгәрешләр дә булып тора.

Район мәдәният бүлеге мөдире Гүзәл Шәяхмәтова әйтүенчә, район мәдәният йортын төзекләндерү өчен генә дә 80 миллион сум акча бүленгән. Шулай ук башка авыллардагы мәдәният учакларына да шактый күләмдә акчалар бирелә. Әле дә бу ел мәдәнияткә багышланды, күп еллар көткән акчалар безгә дә тәти, дип шатлана рухият өлкәсендә хезмәт итүчеләр.

Кунакларны татар ишегалды каршылый
Кунакларны татар ишегалды каршылый

Ачык һавада башланган бәйрәмнең дәвамы район мәдәният йортына күчә. Аның фойесында да төрле милләтләр күргәзмәләре әзерләнгән, күренекле якташлар турында күп кенә мәгълүматлар тәкъдим ителгән. Ә инде бәйрәмнең тагын да күңеллерәк өлеше – гала-концерт. Фольклор коллективларының дәртле чыгышлары, аларның күз явын алырлык сәхнә костюмнары Бүздәк җирендә рухи өлкәгә дә игътибар зур булуын күрсәтә. Мәдәният марафоны үз юлын хәзер Бишбүләк районында дәвам итә.

XS
SM
MD
LG