Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Украинадан тагын 415 качак китерелгән


Башкортстангы гадәттән тыш хәлләр идарәсе белдерүенчә, якшәмбе көнне Украинадан тагын 415 качак китерелгән. Аларны 18 автобуска төяп Сибай шәһәренә, Дүртөйле, Бүздәк, Бишбүләк, Әбҗәлил, Архангельский районнарына җибәргәннәр.

Идарә Башкортстанда дүрт меңнән артык Украинадан качак килгәнлеген белдерә. Аның өч меңе үзләре, ә 1300е Русия хөкүмәте ярдәме белән китерелгән. Башкортстан биш мең качакны кабул итәчәк.

Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов Азатлыкка Украина качакларын күпләп китерүне Мәскәүнең милли республикаларны юк итәргә омтылу сәясәте икәнлеген әйткән иде.

XS
SM
MD
LG