Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистлары Бәйрәмова мәхкәмәсенә әзерләнә


Гамил Камалетдинов (с) һәм Рәфис Кашапов
Гамил Камалетдинов (с) һәм Рәфис Кашапов

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага карата чираттагы мәхкәмә эше башланды. Яңа гаепләүләр нигезендә беренче утырыш 19 август булган иде, дәвамы 27 августка билгеләнгән.

Чаллы ТИҮенең 25 августта узган чираттагы утырышында төп мәсьәлә итеп Фәүзия Бәйрәмовага карата чираттагы мәхкәмә эше күтәрелде, аңа мөнәсәбәт белдерелде. Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов үз чыгышында Бәйрәмованы хөкемгә тартуның кайбер сәбәпләренә тукталды.

"Бик күп мөселманнарны төрмәләргә утырттылар. Ул аларны яклап чыкты. Кырымтатарларга карата булган басымнарны да тәнкыйтьләде, Украина-Русия мөнәсәбәтләренә дә үз фикерен җәмәгатьчелеккә җиткерде. Фәүзия ханымга шушы фикерләре, мөрәҗәгатьләре өчен җинаять эше ачылды, аны экстремизмда гаеплиләр.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар

Менә 27 августка иртәнге сәгать унга чираттагы мәхкәмә эше билгеләнгән. Әлбәттә инде, биредә катнашучылар, милли хәрәкәтнең башка вәкилләре бу көнне мәхкәмә бинасына килеп, шушы утырыш барышы белән якыннан таныша ала. Без гаепсезгә кузгатылган мондый мәхкәмә эшләренең барышы, ни өчен, ничек хөкем итүләреннән хәбәрдар булып торырга тиеш", диде Рәфис Кашапов.

ТИҮ рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов мәхкәмә бинасына килүчеләрне хокук органнары вәкилләре бәйләнмәсен өчен, сәбәпләрне булдырмаска чакырды.

Шушы җыелышта катнашкан Алабуга шәһәре вәкиле дә биредәге сөйләшү, мәхкәмә барышы хакында фикердәшләренә җиткерәчәген белдерде.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмовага интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта ул үзенең Фейсбуктагы битендә хәбәр итте. Анда әйтелгәнчә, әлеге гаепләү "Универсиадага бойкот", "Хайваннар һәм корбаннар" язмалары һәм Татар халкы Милли мәҗлесенең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан мөрәҗәгате өчен белдерелгән.

XS
SM
MD
LG