Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада сепаратистлар ягында сугышудан татарга ни файда?


Донецкида үлгән Русия тарафлы сугышчыларны шундый каберлекләргә күмеп куялар
Донецкида үлгән Русия тарафлы сугышчыларны шундый каберлекләргә күмеп куялар

Башкортстаннан Руслан Гарәфиев Украинада әсирлеккә төшкән яки үлгән булырга мөмкин. Сепаратистлар ягында сугышучы татарлар булуы турында элек Украина мөфтие дә әйткән иде.

Псков өлкәсендә яшертен рәвештә ике хәрби җирләнде. Newsru.com язуынча, алар Псков өлкәсенең Донецкида украиннарга каршы сугышкан Чернигов хәрби бүлеге гаскәриләре булырга мөмкин. Җеназа вакытында полиция сакта торган һәм чит кешеләрне кертмәгән.

Интернетта Черниговның 76нчы хәрби бүлегендә хезмәт итүчеләрнең ут астына эләгеп һәлак булу ихтималлыгы турында яңалыклар пәйда булды. Сишәмбе Псковта матәм игълан ителгән. Имеш Псков янында сынауларда десантчылар шартлаган һәм алар җирләнәчәк икән. Аларның саны 10-15ләп дип әйтелә.

Билгеле булганча, 18 август көнне Русия президенты Владимир Путин батырлыклары өчен Чернигов дивизиясен Суворов ордены белән бүләкләгән иде. Әлеге орден нигездә сугыштагы казанулар өчен тапшырыла.

Гарәфиев үлгәнме, әллә әсирлеккә эләккәнме?

Украинаның көнчыгышында үлгән яки әсирлеккә эләгүчеләр арасында Башкортстаннан Руслан Гарәфиев исемле 20 яшьлек егет тә бар.

Үзенең ВКонтакте битендә Гарәфиев "Мачу хохлов в Растове!!!" дип язып калдырган. Соңгы тапкыр ул социаль челтәргә 15 август көнне кергән.

Руслан Гәрәфиев
Руслан Гәрәфиев

​Гарәфиев турында тулырак мәгълүмат алу мөмкин булмады диярлек. Аның белән бер мәктәптә укыган Нәфисә Назарова туганнарыннан егетнең бары әнисе генә булуы турында әйтте. Русланның тагын бер якын танышы Светлана Миңнеханова: "Мин аның белән соңгы тапкыр 2 август көнне ВКонтактеда сөйләштем. Руслан турында бик начар әйберләр язалар. Ә сезгә ул нәрсәгә кирәк?", диде.

Чыннан да интернета Руслан Гарәфиевның сепаратистлар ягында сугышуы турында мәгълүматлар пәйда булды. Имеш ул анда армиядән качып киткән. Бу хакта аның белән Түбән Новгородта бергә хезмәт иткән һәм Руслан белән украиннарга әсирлеккә эләккән Петр Хохлов видеоязмада сөйләде.

Хохлов сүзләренчә, ул Түбән Новгородта 9 ай гаскәрдән соң килешү белән хезмәт итүгә күчкән. Аларны Ростовка хәрби күнегүләргә җибәргәннәр. Шунда аны Руслан Гарәфиев 150 мең сум түлиләр дип сепаратистлар ягында сугышка китәргә үгетләгән.

Хохлов әйтүенчә, алар берничә көн барганнан соң, Русия тарафлы сепаратистларга кушылганнар һәм нәтиҗәдә украиннарга әсирлеккә эләккәннәр.

Мәскәү Донецкида Русия хәрбиләре юк дип даими рәвештә белдереп килә. Шуңа Хохлов белән Гарәфиев хезмәт иткән бүлектәге гаскәриләр башта аларны танулары турында социаль челтәрләрдә язса да, соңыннан бу язулар юкка чыкты.

Чаллыда Насыйров җирләнгән иде

Элегрәк Украина мөфтие Сәет Исмәгыйлев Фейсбукта Донецкида сепаратистлар ягында кавказлар гына түгел, татарларның да сугышуы турында язган иде. Ул бу хакта кардәшләреннән ишетүе турында әйтте.

Чыннан да, Гарәфиевтан тыш, Украинаның көньягында һәлак булган дип саналучы тагын бер мөселман фамилияле кеше бар. Ул Рөстәм Насыйров.

Июль аенда Чаллыда Луганскида һәлак булган 28 яшьлек Михаил Насыйровның җирләгәнүе хәбәр ителгән иде. Бу әле безгә билгеде булган исемнәр генә.

Әгәр сез Украинаның көнчыгышында сугышучы башка татар-башкортларны белсәгез, Азатлык форумына язсагыз иде.
XS
SM
MD
LG