Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар тагын алданды, чөнки чын милли җитәкче булмады"


Галишан Нурияхмәт
Галишан Нурияхмәт

Халык таләбе белән яулап алынган декларация һәм халкыбызның таләбе булган референдум һәм конституцияне халыктан качып, чын хыянәтчеләр булып Мәскәүгә кире тапшырдылар.

Безнең халык һәрвакыттагыча, саф күңел, якты идеалларга ышанып, киләчәктә барыбер мөстәкыйль булырбыз диеп суверенитет турындагы декларацияне бик зур өметләр белән көтте.

Без ул вакытта Ташкенттагы Татар иҗтимагый үзәгенең һәр атнаның җомгасындагы җыелышында үзебезне Татарстан белән бергә дип хис итә идек. Мин Казан, Уфа радиолары белән бергә Азатлыкны да тыңлап, Татарстан һәм Башкортостан газетларын (ул елларда алар икенче көнгә, хәтта шул ук көнне Ташкентка килеп җиткән очраклары бар иде) барын бергә җыеп бөтен яңалыкларны хәбәр итә идем.

Төрле җыелышларга барлы юклы акчабызны җыеп Казанча оча торган идек.

Ирек мәйданында чыннан да азатлык даулап йөрүчеләр белән бергә булуымны әле дә булса сагынып искә алам

Суверенитет игълан иткән көнне дә мин Үзбәкстаннан килгән иптәшләр белән белән Казанда, Ирек мәйданында чыннан да азатлык даулап йөрүчеләр белән бергә булуымны әле дә булса сагынып искә алам. Ул ГКЧПлар махсус Татар халкына каршы, халкыбызга ирек бирмәс өчен уйлап чыгарылган нәмәстә түгелме икән дигән уй да миңа килеп керә.

Чыннан да, әгәр Татарстан союздаш булса, барлык республикаларга бәйсезлек бүләк иткәч, империянең махсус татарларга республика бирмәс өчен оештырылган чикләрнең уртасында, Оренбур өлкәсе дигән каеш белән уралган җир эчендә, бәйсез Татарстан килеп чыгуын күз алдына китермәс өчен, бу провокация оештырылмадымы икән, дип тә уйлап куям.

Русия империясенә һәрвакыт авырлык килгәндә татарлар аны саклар өчен ярдәм итәләр.

Русия империясенә һәрвакыт авырлык килгәндә татарлар аны саклар өчен ярдәм итәләр. 1917 елгы фетнәдән соң татарларны алдап гаскәрләрен тартып алып, безгә Идел-Урал штатлары түгел, Татар-башкорт республикасы бирәбез диеп алдап, ул республикада вәгъдә ителгәннәрнең 1/10 Татарстан дигән нәрсә оештырдылар.

Татар-башкорт гаскәрләрен Урта Азия һәм Украинаны империядә саклап калу өчен кырылырга җибәрделәр. Инде алар кайтып тавыш чыгарулары мөмкинчелеген булдырмас өчен Идел-Урал буенда дөнъяда күрелмәгән ачлык оештырып халыкны кырдылар. Нинди бәйсезлек кайгысы булырга мөмкин! Җан сакларга кирәк булып чыкты.

Дзуга-Коба дигән бандит Совет империясе дигән төрмә реҗимлы система оештыргач, хәзерге Путин заманындагыча авыз ачырга да курыккан замана килде. Ә "уфтаном" Татар-башкортларга җитәкчеләре итеп җыен башкисәрләрне китереп куйдылар. Хәзерге көндә исә, үз телләрендә аралаша да алмаган хәлгә җиткерелгән татар-башкортлар суверенитет турында бик янып та бармадылар.

Байлык үзләренә кала, ә халык кайгысын кайгыртасы юк.

Халык таләбе белән яулап алынган декларация һәм халкыбызның таләбе булган референдум һәм конституцияне халыктан качып, чын хыянәтчеләр булып Мәскәүгә кире тапшырдылар. Чөнки байлык үзләренә кала, ә халык кайгысын кайгыртасы юк. Бөтен халык бер тиенсез, хәерче килеш калды, ә халыкның иреген, бәйсезлеген саткан хаиннәр хәзер миллионер-миллиардерлар булдып йөриләр. Үзләренә булгач, башкалар кайгысы юк.

Суверенитетны ничә көмеш-талир тәңкәгә сатып халкыбызны хокуксыз һәм хәерче итеп калдырдалар.

Элгәре авылда бер бай һәм иркен яшәгән кеше "перси" була иде. Хәзер исә аларның балалары, шулай ук аларча эшне коры тотып, суверенитетны ничә көмеш-талир тәңкәгә сатып халкыбызны хокуксыз һәм хәерче итеп калдырдалар.

Бу З0 август халкыбызның иң изге хыялларының тормышка аша язып калган бер сихри матур изге көне иде.

Бу көнне без тормышка ашарга мөмкин булган иң матур көннәрнең берсе диеп, халкыбызга ирек кояшы чыгарган берничә көн, якты заман диеп искә алырбыз дип уйлыйм.

Барыбер кояш чыгар әле дип өмет итәм. Өметсез шайтан, ди бит халкым. Дөнъяда һәм безнең халкыбыздада чын һәм саф кешеләр бетмәгәндер диеп өмет итәм. Амин!

Галишан Нуриәхмәт Татар хәрәкәте активисты

XS
SM
MD
LG