Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев китабы Кырымда сатудан алынды


Мостафа Җәмилев турында китап
Мостафа Җәмилев турында китап

Август аенда Кырым китап кибетләрендә уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер китапларны сәбәпләрен аңлатмыйча алып киткәннәр. Бу хакта Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров кибет хуҗалары сүзләренә нигезләнеп үзенең Facebook сәхифәсендә язган.

ФСБ вәкилләре катнашында узган тикшерүләр нәтиҗәсендә китап киштәсеннән ветеран юлбашчы Мостафа Җәмилевнең танылган тарихчы Голнара Бекирова белән бергә язган һәм быел гына чыккан "Мостафа Җәмилев: Еллар дәвамында кырымтатарларның тавышын ишетмәделәр" дигән китабы да алынган.

"Бу китап кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җемилевнең иҗтимагый, хокук яклау һәм сәяси эшчәнлеге турында. Китапта кырымтатарлар милли хәрәкәтенең тарихы һәм мәхкәмәләре, Григоренко, Сахаров кебек танылган хокук яклаучыларның Җәмилев турындагы истәлекләре, Җәмилевнең 1976 елда Омски мәхкәмәсендә милләтләрне золымга дучар иткән җәмгыятьнең җинаятьләрен фаш иткән соңгы сүзе бар", дип яза Чубаров.

Китапта шулай ук кырымтатарларның ватанга кайта башлаганнан соң Мостафа Җәмилевнең төрле мәгълүмат чараларына әйткән сүзләре, Югары рададагы чыгышы, Евромәйданда әйткән сүзләре, 2014 елның 31 мартында БМО Иминлек Шурасында ясаган нотыгы урын алган.

Билгеле булганча, Рифат Чубаров һәм Мостафа Җәмилев Кырымнан читтә яши. Аларга биш елга Кырымга керү тыелды.

XS
SM
MD
LG