Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Русия Украинадагы вазгыятькә хәрби тыкшынмаячак, дип белдерде.
Лавров МГИМО студентлары алдында чыгыш ясап, Көнбатышны Украинадагы вакыйгаларны дөреслеккә туры килмәгәнчә бәяли дип гаепләде.
Русия министры Украина президенты Петр Порошенконың тынычлык планы тормышка ашардай түгел дип әйтә. Янәсе, Лавров сүзләренчә, Порошенко планы сепаратистлар коралларын тапшырып үзләрен юк итүгә мөмкинлек бирүгә әйләнеп калган кебек.
Русия президенты Владимир Путин Украина хакимияте илнең көньяк-көнчыгыш өлеше белән сәяси сөйләшүләр теләми дип саный. Бу хакта ул "Би-би-си" корреспондентына белдерде. Үзләрен "ополченецлар" дип санаучыларның гамәлләрен ул, аларның максаты тыныч халыкны саклап калу өчен, илнең көнчыгышындагы эре шәһәрләрдән Украина хәрбиләрен һәм артиллерияне кысрыклап чыгару, ә Көнбатыш моны күрмәмешкә тырыша, дип әйтә.
Көнбатыш һәм Украина хакимияте Русия Украина җирләрендә хәрби операцияләрдә катнаша дип белдерә. Мәскәү моны кире кага.